Логотип Идель
Белми калма

"ҖӘҮДӘТ БЕРЛӘН ЗӨБӘРҖӘТ" - ТИЗДӘН СӘХНӘДӘ

Яшь режиссер Әминә Миндиярова Илгиз Зәйниевнең “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә җиңү яулаган әсәрен сәхнәләштерә. “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт” пьесасы И.Зәйниев тарафыннан татар театрының 110 еллыгына багышлап язылган. 

Спектакльдә профессионаллардан Россия һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров кына уйный, калган катнашучыларның актерлык белеме юк, тик алар - иҗат, сәнгатькә якын кешеләр. Тәүге кат сәхнәгә чыгучыларга сөйләм теле серләрен Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов төшендергән. Фотоспектакльнең композиторы – Миләүшә Хәйруллина.

Шагыйрә, укытучы Ләйлә Хәбибуллина спектакльдә төп геройларның берсе – Зөбәрҗәтне уйный.

- Күп кеше кечкенә чагында артист булырга хыялланадыр. Миндә дә бар иде андый теләк. Хыялым өлешчә тормышка ашты дияргә була: укытучы да шул актер инде.

Узган елны Калебнең "Яңа дулкын" проектында катнашкан идем. Әлеге шигъри спектакльнең режиссеры Әминә булды. "Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт"не куюга алынганнан соң ул үзе пьеса геройларына туры килә дип күзаллаган кешеләрне чакырган.

Еш кына үземнең яшьтәшләремә карап, мин аларны аңламыйм, башка заманда туасы булгандыр, дип уйланам. Зөбәрҗәт образы аша үземне бер гасыр элеккеге тормышта күз алдыма китереп карый алдым. Минем героиня үзенең бәхете өчен көрәшә, шул ук вакытта аңа үз эчендә дә көрәш алып барырга туры килә. Зөбәрҗәт образы миңа якын, ниндидер аваздашлык сизәм.

Режиссер Әминә Миндиярова сүзләренчә, репетицияләр 6 атна дәвам итә.

- Труппамны җыйганнан соң алдан ук “Бернинди туган көн, туй, өйгә катып китүләр булмаячак, тыныч тормыш турында онытыгыз”, - дип әйтеп куйдым. Башта риза булганнар иде, тора-бара “өйгә кайтырга кирәк”, “бакчада эшләр күп”, дип сыза башладылар (көлә).

Барлык актерларыма да чиксез рәхмәтлемен: алар эштән соң аякларын көч-хәл белән өстерәп спектакль репетициясенә килә. Күбесе кечкенәдән актер булырга хыялланган, мин аларның бу теләкләрен сүрелдерүгә үз өлешемне керттем бугай (көлә). Актерлык күп корбаннар таләп итә, моны аңлаганнардыр дип уйлыйм.

Инженер Алмаз Гыйниятуллин Фатыйх ролен башкара.

- Әминәнең спектакльдә катнашырга чакыруы күңелемдәге икеләнүләр, тынычсызлану чорына туры килде. Өстәвенә эштәге бертөрлелек тә ялыктырган иде.Тормышымда үзгәреш кирәк булды һәм мин бик теләп ризалаштым. Ни өчен бу рольгә мине куйгандыр, белмим. Әмма ялгышмагандыр дип уйлыйм. Ул бик оста рәвештә актерларны сайлап ала алды: хәзер без аның җимешен ашыйбыз - рәхәтләнеп спектакльдә уйныйбыз. Репетиция 16шар сәгать дәвам иткән көннәр булды. Һәм бу миңа ошый!

Авторның йөз ел элек булган вакыйгаларны дөрес тасвирый алу-алмавын, яшь режиссер, композитор, актерларның эшен 12 май көнне күрергә мөмкин булачак. Спекатакль Г.Камал театрының кече сәхнәсендә 17.00 сәгатькә куелачак. Керү ирекле.







Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев