Логотип Идель
Белми калма

Дөнья чемпионаты вакытында илдәге туристлар саны билгеле булды 

Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында Россиягә килгән туристлар саны 5 миллионнан артып киткән. Әлеге санны дөнья чемпионаты уза торган шәһәрләрне тоташтырган видеоконференция форматындагы матбугат очрашуында Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов җиткерде.

Иң күп туристлар – Мәскәүдә. Бу көнгә башклага 2,7 миллион турист килүе теркәлгән. Санкт-Петербургта – 600 мең, Сочида исә 500 меңнән артык турист булган.

– Чемпионатны кабул итеп алучы барлык шәһәрләрдә дә туристлар санының артуы күзәтелә. Мәскәүдә үсеш 19 % булса, Саранскида 1678 %ка кадәр җитте. Шәһәрләр буенча уртача бу күрсәткеч 74 процентка тиң, – диде Олег Сафонов. – 11 шәһәрдә июнь аенда гына да, якынча мәгълүматлар буенча, 2,9 миллион чит ил туристы булган. Безгә кешеләр 100дән артык илдән килә.

Ростуризм башлыгы Казанда да туристларның күп булуын әйтеп узды.

– Казанда кунакханәләр тулылыгы бик югары – 81 процент. Узган елның июнендә бу сан 12 процентка азрак иде. Казанда туристларга, футбол сөючеләргә уңайлы шартлар булдырылган, комплекслы программа тормышка ашырыла. Инфраструктураның югары сыйфатлы булуы да игътибарны җәлеп итә, – диде ул.

Сүз уңаеннан, илдә кунакханәләр тулылыгы уртача 70%тан алып (Волгоград) 94%ка кадәр (Мәскәү) тәшкил итә. Матч көннәрендә Саранскида кунакханәләр 100, Мәскәү, Екатеринбург һәм Калининградта 98-97%ка кадәр тулы булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев