Логотип Идель
Белми калма

COVID-19 ЭЛӘКТЕРҮ КУРКЫНЫЧЫ ЗУР БУЛГАН УРЫННАР

Галимнәр вирус эләктерү куркынычы зур булган урыннарны атаганнар.

Иң куркыныч урыннар дип ресторан, спортзал һәм кунакханәләр ачыкланган. Галимнәр фикеренчә, бу урыннарны бөтенләй ябып куярга кирәкми. Авыру таралау куркынычын 80%ка киметү өчен кайбер чикләүләр кертү дә җитә.

– Ресторан, спорт залларын һәм кунакханәләрне тулысынча ачып бетерү COVID-19 таралу куркынычын бермә-бер арттырды, - дип кисәтә АКШ галимнәре.

Белгечләр 98 млн кешенең ничек хәрәкт итүен, кайларга баруын мобиль телефоннар аша тикшергән. Бу вирусның таралу процессын модельләштерергә ярдәм иткән.

– Метро, ресторан, спортзал, кунакханә, кафе, дини оешмалар һәм кафеларны яңадан ачкач, вирус йоктыру процессы кисәк артты, - ди белгечләр.

Инфекция иң күп таралган урын булып рестораннар табылган, чөнки күп очракта андагы халык саны контрольдә тотылмый. Аннан спортзал, кафе, кунакханә һәм мотельләр килә.

Кеше күп вакытын уздыра торган кечкенә мәйданлы урыннарда вирусны эләктерү ихтималы бик зур, - ди галим Юре Лесковец.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X