Логотип Идель
Белми калма

COVID-19 БЕЛӘН КӨРӘШКӘН ТАБИБЛАРНЫҢ БАЛАЛАРЫ ЛАГЕРЬЛАРДА ЯЛ ИТӘЧӘК

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районы күп профильле хастаханәсенең 13 медицина хезмәткәре балаларына лагерьга юлламалар тапшырды. Әлеге хезмәткәрләр коронавирус белән көрәшкән. Татарстанда мондый ярдәм җәйге сезон дәвамында булачак.

Быел “Җәй – балаларга” дигән Президент программасы буенча үз ишекләрен Түбән Кама районындагы “Кама Артегы” һәм Казан янындагы “Молодежный”, Кама Тамагы районындагы “Аргамак”, Казан янындагы “Восток” һәм “Юнитур”, Лаеш районындагы “Звездный” лагере ачачак. Шулай ук Бөгелмә районында А.Губин исемендәге лагерь да ачылырга әзерләнә. Болар – барысы да заманча объектлар.

– Хәзер без инфраструктураны, кадрлар әзерләү эшләрен төгәллибез. Роспотребнадзор һәм Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә санитар-эпидемия һәм профилактик чараларны катгыйландырабыз. Бу медицина күзәтүенә дә, дезинфекцияли торган чараларга да, битлекләргә дә кагыла, – ди республика яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Туклану ризыкларын кабул итү буенча Татарстан лагерьларындагы аерым чаралар инде былтыр ук кабул ителгән. Хәзер барлык хезмәткәрләрнең смена дәвамында өйгә кайтмыйча яшәү мөмкинлеге мәсьәләсе турында да сүз алып барыла.

Быел Татарстандагы лагерьларда 218 мең бала ял итә алачак. Тик санитар-эпидемиологик ситуация аркасында бу саннар үзгәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X