Логотип Идель
Белми калма

«ЦиркТүгел» ПРОЕКТЫНДА КАТНАШУЧЫЛАР ЦИРК ЖАНРЛАРЫН БУШЛАЙ ӨЙРӘНӘЧӘК

Казан циркында өр-яңа иҗтимагый проект старт алды. Биредә шәһәр халкы ярты ел дәвамында цирк сәнгатен бушлай үзләштерәчәк, ә аннары күнекмәләрне тамашачыларга тәкъдим итәчәк. Проектта 224 гариза килгән.

Әлеге чараны  үткәрү идеясе белән Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады. Казан дәүләт циркы «ЦиркТүгел» («неЦирк») проектын эшләде, аның максаты –  шәһәр халкын цирк сәнгате белән кызыксындыру һәм гади кешеләргә биредәге жанрларының нигезләрен бушлай өйрәнү мөмкинлеге бирү!

«ЦиркТүгел» проекты 2023 елның 1 ноябрендә башланды, 2024 елның май ахырында исә тәмамланачак. Беренче этап, проектта катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү инде тәмамланган. 

Гаризаларны сайлап алу нәтиҗәләре буенча кастингка һәм әңгәмәгә нибары 40 кеше чакырылган. 15 һәм 16 ноябрьдә узачак кастингта Россиянең профессиональ һәм танылган цирк артистларыннан торган эксперт комиссия проектның төп катнашучыларын, ягъни 10 бәхетле кешене сайлап алачак. Ярты ел дәвамында алар цирк сәнгате нигезләрен үзләштерәчәк.

Әлеге проект кысаларында һәр катнашучыга индивидуаль рәвештә төрле жанрлар тәкъдим ителә: һава гимнастикасы, жонглирлау, эксцентрика, акробатика, дрессура, фокуслар... Шулай ук остаз буларак һәр катнашучыга цирк артисты яки балалар цирк мәктәбе педагогы билгеләнеләчәк. Уку-укыту процессы исә Казан дәүләт циркының балалар цирк мәктәбе базасында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев