Чыгарылышка шарлар... Баш тартыргамы?

Соңгы звонок, чыгарылыш кичәләрендә шарлар очырту күптән инде традициягә әверелде. Тик быел экологлар чыгарылыш сыйныф укучыларын шарлардан баш тартырга чакыра.

– Гелий белән тутырылган шарлар бик еракка очып китәргә сәләтле. Латекслы шарлар бик әкрен таркала, ә менә фольгалылары гомумән таркалмый. Хәзерге вакытта күп кенә хайваннар нәсел үрчетә. Алар шар белән уйнарга, аны азык дип белеп ашарга мөмкин, Бу исә аларны үлемгә китерә, - дип кисәтә  Бөтендөнья кыргый табигать  фондының биотөрлелекне саклау буенча программа директоры Дмитрий Горшков.

Шуңа күрә белгечләр әлеге шарлардан баш тартырга, табигатьне пычранудан сакларга чакыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: