Логотип Идель
Белми калма

Чыгарылыш-2019: Казан укучыларын зур бәйрәм көтә!

Иртәгә, 26 июньдә, Казанда 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе узачак. Мондый шәһәркүләм чара Татарстан башкаласында беренче тапкыр үтә. Биредә Казан мәктәпләренең 5766 укучысы бәйрәм итәчәк.

Соңгы 12 ел дәвамында Татарстан башкаласында шәһәр күләмендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәм үткәрелә иде. Бәйрәм гадәттәгечә БДИлар башланыр алдыннан узып килде. Тик быел исә, “бал”га кадәр, бәйрәмнән баш тартып, чыгарылыш кичәсен үткәрергә карар кылдылар. Бу укытучы һәм чыгарылыш сыйныф укучылары белән бергә кабул ителгән карар булган.

26 июнь көнне чыгарылыш кичәсенең бәйрәм чарасы “Казан Арена” янында 18.00дә башлана. Укучылар өчен махсус концерт программасы әзерләнә. Сәхнәдә «Мальбэк и Сюзанна» музыкаль төркеме, “Песни” телешоуының икенче сезон җиңүчесе Slava Slame, “Волга-Волга” вокаль-инструменталь төркеме, Гөлназ Батталова чыгыш ясаячак.

– Чыгарылыш сыйныф укучылары бәйрәмдә рәсми өлеш мөмкин кадәр азрак булуын өмет итә. Алар бию һәм ял итәр өчен күбрәк вакыт бирелүен тели, – ди Казан Башкарма комитеты Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов.

Бу кичтә чыгарылыш сыйныфлар, Sforzando оркестры һәм “A-class” рок-төркеме аккомпанементына кушылып, “Куда уходит детство” җырын башкарачак. 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 600 укучы хор белән җыр башкарганда, 150 пар вальс әйләнәчәк. Аннан соң күккә берничә йөз күгәрчен җибәрәчәкләр. Бу – яңа тормышка аяк басу символы.

Кичәдә Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларны да бүләкләячәкләр. Казан шәһәре, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, Бөтенроссия олимпиада җиңүчеләре нәтиҗәләре буенча өченче урында тора.

Бәйрәм 21.30да салют белән тәмамланачак. Киләчәктә гомум шәһәр чыгарылыш кичәсен үткәрүне традициягә кертергә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев