Өченче халыкара “Ты супер!” балалар вокал конкурсына кастинг старт алды

Халыкара “Ты супер!” вокал конкурсы өченче тапкыр катнашырга теләк белдерүче балаларны үз кочагына җыя. Әлеге проектта җыр-моңга сәләте булган һәм теге яки авыр ситуацияләрдә калып балалар йортлары, мәктәп-интернатларда яки опекун белән яшәргә мәҗбүр булган балалар катнаша ала.

Сайлап алу турының принциплары элеккегечә калачак: Рәсәйдә яки БДБ илләрендә яшәгән, 7-18 яшьлек балалар чакырыла. Алар кастинг аша сайлап алына. Башта дистанцион этапны үтәсең, аннары Мәскәүдә узачак конкурска киләсең.

“Ты супер!” вокад конкурсында катнашу өчен 2018нче елның 20нче ноябренә кадәр гариза калдыру кирәк. Барлык тулы мәгълүматны www.ntv.ru сылтамасы аша табарга була.
Исегезгә төшерәбез, “Ты супер!” бәйгесенең премьерасы 2017нче елның 11нче февралендә узган иде. Беренче эфирлардан ук әлеге тамаша халык мәхәббәтен яулады. Аның финалистлары бүгенге көндә төрле халыкара чараларда һәм музыкаль проектларда катнаша.

ТАГЫН УКЫРГА:


ВИКТОРИЯ КУЦЫНА – “ТЫ – СУПЕР!”
/Азнакай районының Әгерҗе авылы кызы Виктория Куцына НТВ каналында барган «Ты – супер!» проектында катнашты/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    725
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    556
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    380
    0
    0

Блоглар