Логотип Идель
Белми калма

Чемпионат тәмам: министр канәгать

Футбол буенча Дөнья чемпионаты тәмам: кичә Франция җыелмасы Хорватия футболчылары отып (4:2), үз тарихларында икенче тапкыр дөнья чемпионнары булып танылды. Чирекфиналдан ары китә алмаса да, Россия футболчыларының да чыгышы яхшы бәяләнә. “Без бик биеккә сикердек. Әле тагын да алга китәргә мөмкинлек бар иде”, – дип белдерде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов. Бүген ул Казанда IT-паркта урнашкан Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә журналистлар белән аралашты. 

Спорт министры сүзләренчә, Россиядә узган Чемпионат чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнде, шәп матчлар бүләк итте.

– Россия Чемпионат уздыру эшен җиренә җиткереп башкарды һәм оештыру дәрәҗәсен яңа баскычка күтәрде. Казанда мавыктыргыч алты матчның шаһите булдык. Бездә ике тапкыр булачак чемпион – Франция җыелмасы уйнады, – дип белдерде Владимир Леонов.

Министр белдергәнчә, тарихта иң яхшысы булган Чемпионат үзеннән соң зур мирас калдыра. Татарстанда, мәсәлән, илдә иң яхшысы булырга лаеклы стадион бар, шөгыльләнү өчен яңа уен кырлары сафка басты. Димәк, министр сүзләренчә, яшь футболчыларга шөгыльләнү өчен шартлар тагын да яхшырды.

Сүз уңаеннан, “Казан Арена”да узган 6 матчны 254 мең 448 кеше тамаша кылган. Аларның 60 проценты – чит ил кешеләре. Шул рәвешле стадион уртача 98,9 процентка тулган. Ә Җанатарлар фестивале мәйданчыгында 800 меңнән артык кеше булырга өлгергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев