Логотип Идель
Белми калма

"ЧЕБЕШЛӘР"НЕ САНАР ЧАК: КФУ НӘТИҖӘЛӘР ЯСЫЙ

КФУ студентлары өчен яңа уку елы  быел бераз соңрак, 16 сентябрьдә башланып китә. Уку  Казанда август аенда «WorldSkills-2019» чемпионаты үткәрелү сәбәпле кичектерелә. Анда катнашучылар студентлар тора  торган Универсиада авылында яшәде. Бүгенге көндә авылда студентларны кабул итүгә әзерлек бара. Беренче студентлар 6 сентябрь көнне урнашыр, дип көтелә. КФУда тагын нинди яңалыклар бар? Быел күпме студент кабул ителгән? Аларның күпмесе түләп укыячак?

“План буенча безнең быел бюждет урыннары 5345, конракт урыннары 6704 иде. Барлык бюджет урыннары да бетте. Чит ил студентларыөчен 2485 урын каралган. Бүгенге көнгә 2515 килешү төзелгән” , - ди Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре турында.

Чит илдән килгән студентлар күпме?

Чит ил студентлары арасында КФУда укырга теләк белдерүчеләр күп. 2019 елның 29 августына 41 илнең 6034 студентыннан 11071 гариза тапшырылган булган. Гаризаларның күбесе Кытай, Гыйрак һәм Төркия гражданнарыннан кабул ителгән.

КФУга укырга кергән студентларның уртача баллары быел 80,4 не тәшкил итә. Кайбер юнәлешләрдә исә әлеге сан 100гә якын. Иң югары баллар “Лингвистика”  (94,18 балла), «Телевидение» (93,4 балл), «Филология» (чит ил филологиясе) (92,97 балл), «Юриспруденция» (90,48 балла) юнәлешләрендә.

100 балл җыючылар күпме?

Быел университетка төрле фәннәрдән 100 балл туплаган 94 абитуриент кабул ителгән. Бу узган елгыдан 9 кешегә күбрәк. Аларның 38е Татарстаннан, 7 се Самара, Оренбург өлкәләре, Удмуртия Республикасыннан, 5се Башкортстан республикасы, 3се Киров, Свердловск өлкәләре, Чувашия Республикасыннан.

Бер урынга ничә кеше дәгъва кылган?

Уртача алганда (Алабуга һәм Чаллы филиалларын да кушып исәпләгәндә) бер урынга 5,6 кеше дәгъва кылган. Казандагы университетны гына карасак, бу сан 7,2 не тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев