Логотип Идель
Белми калма

ЧҮПРӘЛЕГӘ... ЧӘЙ ЭЧӘРГӘ КИЛ!

«Үзебездә дә чәй җитәрлек, көненә әллә ничә тапкыр чәй эчәм», дияргә ашыкма әле син! Чөнки 19 август көнне Чүпрәле районының Олы Аксу авылында чәй эчүне чын-чынлап зур бәйрәмгә әверелдерәчәкләр.

 

Олы Аксу халкы шул рәвешле өйләренә су керүне бәйрәм итәргә җыена. Хәзер бу авылның 120 хуҗалыгында су краннан килә. Колонкадан ташып азапланасы юк. Моны халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү программасы ярдәмендә тормышка ашырганнар. 2014-2017 ел дәвамында Чүпрәле районының авылларында 210 чакрым озынлыктагы суүткәргеч сузганнар. Быел Олы Аксуның тагын шактый хуҗалыгы да сулы булачак.

«Яңа» судан чәй эчү тәкъдиме авыл аксакалларыныкы булган. Бу авылда 400 елдан артык татарлар һәм чуашлар дус һәм тату яши. Шуңа да Олы Аксуда чуаш традицияләре буенча файдалы үләннәрдән ясалган чәй белән сыйлаячаклар. Әлбәттә, татар милли тәм-томнарыннан башка узмаячак. Файдалы үләннәрдән чәйне чишмә суыннан кайнатсаң, дару үләннәренең файдасы тагын да артачак икән.

Чәй бәйрәме программасында:


– фольклор ансамбльләр чыгышы;


– иң тәмле кайнатма бәйгесе;


– чәйгә иң тәмле пирог конкурсы;


– аксакаллар дару үләннәрдән ясалган чәйнең файдасы турында да сөйләячәк.


 
Бүген Олы Аксуда 800гә якын кеше яши. Биредә мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, клуб, полиция йорты урнашкан.

 

Нәрсә: Чәй бәйрәме

Кайда: Чүпрәле районы Олы Аксу авылы

Кайчан: 19 август 10.30

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев