Логотип Идель
Белми калма

«БӘЙГЕ ТҮГЕЛ, Ә ТОРМЫШ СТИЛЕ»: LIGA FORUM ЯШЬЛӘРНЕ ҖЫЮ УРЫНЫНА ӘЙЛӘНДЕ

13 майда, 13:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы студентларының булачак проектларына багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Софья Мостафина, «ТР Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты, LIGA FORUM студентлар белем бирү форумының башкарма директоры Руфат Кыямов, LIGA FORUM программа директоры Гөлшат Габдрахманова һәм «ТР Студентлар язы – 2022» XI Республика студентлар иҗаты фестиваленең башкарма директоры Адилә Нигъмәтуллина катнаштылар һәм журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

«Бу күптән бәйге түгел, ә тормыш стиле, ул төрле югары уку йортларындагы студентларны берләштерә. Без бу вакыйгага бик озак килдек һәм быел да Рөстәм Нургалиевич безне хуплады. Бу тарихи мизгел. Югары уку йортлары студентларына тигез көндәш булырлык техникумнарда да, көллиятләрдә дә бик көчле егетләр һәм кызлар булуына мин ышанам» – диде Руфат Кыямов

LIGA FORUM җирле студентларны гына түгел, төбәк студентларын да җәлеп итү үзәгенә әверелә – бер сезон эчендә 10 мең студент җәлеп ителгән.

Узган елдагы кебек үк, «LIGA FORUM» чарасы Биләрдә узачак. Матбугат конференциясе студентлар язының 30 еллыгына, студентларның ректорлар белән формаль булмаган шартларда аралашу темасына кагылып үтте, элек төбәкләргә һәм кече шәһәрләргә, колледжларга һәм техникумнарга да аз игътибар бирелүе турында сүз барды.

Быел фестивальдә 9 юнәлеш бар: концертлар, вокал, инструменталь, театр, оригиналь жанр, бию, мода, журналистика, видео. 5 көнлек белем бирү программасыннан тыш, карьера көнендә дә активлык вәгъдә ителә: җәмәгать оешмаларыннан ярминкә, «Мөмкинлекләр вакыты», эко шатер, фри спэйс шатеры , психологик ярдәм кабинеты булачак, спорт һәм иҗади остаханәләр, кибер-турнирлар һәм яшьләр өчен башка кызыклы чаралар узачак. Киләсе елда формаль булмаган форматта ясарга вәгъдә итәләр.

16 майдан 13 июньгә кадәр студентлар съездларының уртак циклы узачак. Әлмәттән алып Алабугага кадәр 6 шәһәрдә, һәр съездда һәр уку йортыннан делегатлар белән барлыгы 1500 студент арасында, «Студентлар сайлавы» узачак. Төп максат – студентлар лидерын үз шәһәрләре буенча сайлап алу һәм студентлар тавышын булдырып, муниципалитетлар белән хезмәттәшлек итү. Гомуми нәтиҗә 10 юнәлеш буенча, студентлардан үз экспертлары, активистлар һәм лидерлар белән аерым коммюницияләр булдыру булачак.

Инде көзен үк көллият һәм техникумнардан иң яхшылары республиканы гомумроссия дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәк.

Студентлар язы конкурентлыкка сәләтне үстерергә, төрле ситуацияләргә җайлашырга, интеллектуаль үсеш алырга мөмкинлек бирәчәк.

Форумда һәркем катнаша ала. Моның өчен гариза бирү компаниясе башланганнан соң, «LIGA FORUM» сайтына кереп, гариза бирергә, авторизация узарга һәм укыту өчен трек сайларга кирәк. Алга таба сезнең гаризагызны карауларын гына көтәсе кала.

Сөләйман Гусейнов 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X