Логотип Идель
Белми калма

БЫЕЛ КАР ЯВАМЫ, ЮКМЫ?

Тиздән явачак... Синоптиклар инде якынча бер ай дәвамында карсызлыктан “интеккән” халыкны шулай дип юаталар. Менә тагын күптән көтелгән кар 31 е көнне явачак дип ышандыралар.

Бу турыда КФУ ның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, 30-31 декабрь көннәрендә күп итеп кар явачак. 1 гыйнварга каршы төн дә карлы булачак. 

Һава температурасы исә күтәрелә. Көннәр җылы булачак. 

Безнең кыш, гадәттә, салкын, карлы һәм бозлы була. Быел исә боз һәм салкынлык бар, ә кар юк. Хәзерге вакытта карның калынлыгы якынча 6 сантиметр. Бу аз, әлбәттә. Шулай да, кар явачак, - дип ассызыклады белгеч. 

Әйтергә кирәк, моңарга охшаш еллар булмаган түгел. КФУ ның метеорология кафедрасы хезмәткәрләре Татарстан башкаласында соңгы 100 елдагы вәзгыятьне тикшергән. Бактың исә 1982 елда 27 декабрьгә кадәр бер тапкыр да кар төшеп карамаган икән. Быелга охшаш еллар исә 1990 һәм 2008 елларда булган. 2008 елда 27 декабрьдә кар булмаган диярлек, тик аннары 3 көн эчендә бөтен дөнья аклыкка чумган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев