БЫЕЛ БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ БУЛМЫЙ?
Озак та үтмәс, 1 сентябрь - Белем көне дә килеп җитәр. Быел ул бәйрәм ителерме?
Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов быел 1 сентябрь көнне мәктәпләрдә чаралар уздырылмаячагын хәбәр итә. Сәбәп һаман да шул: коронавирус.
Министр сүзләренчә, куркынычсызлык таләпләре үтәлсен өчен быел белем көне башкачарак форматта үтәчәк.
- Бәйрәм быел бераз башкачарак форматта үтәчәк, - ди Кравцов, - ә уку үзе гадәти форматта башланыр дип көтелә. Һәрхәлдә, без моңа бик ышанабыз.
Ләкин министр Белем көненең ничек узачагына ачыклык кертми.
Моңа кадәр Мәскәү мэры Сергей Собянин уку елының гадәттәгечә башланачагын хәбәр иткән иде. Роспотребнадзор балалар бакчалары, мәктәп, югары уку йортларына кагылышлы махсус кагыйдәләр дә булдырды. Мисал өчен, һәр сыйыфның үзе кабинеты булырга, расписаниене укучылар бер-берсе белән мөмкин кадәр азрак аралашырлык итеп төзелергә тиеш. Шулай ук 2020 ел ахырына кадәр укучылар катнашындагы чаралар уздыру да тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
-
12 января 2026 - 14:18
КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ VI ЭТАБЫ УЗАЧАК
Нет комментариев