Логотип Идель
Белми калма

БУЛАТ БӘЙРӘМОВНЫҢ КЫЗЫ КИЯҮГӘ ЧЫГА?

25 сентябрь көнне «Ялкын»ның «Кәеф» студиясендә Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева, алып баручы, шоумен Булат Бәйрәмов һәм аларның кызлары Таңсылу катнашында пресс-конференция узды. Моңа төп сәбәп – җырлы гаиләнең клип премьерасы.

Клипның сюжеты гаилә елына туры килеп тора: Таңсылу кайтып, әти-әнисенә »Мин кияүгә чыгам» дип белдерә. Клип әти кешенең кияүләрне күз алдына китерүе, кызларына ир сайлау белән дәвам итә. Әлеге тамашада популяр татар блогерлары Марат Клубника, Равил Закиров та катнаша, алар кияүләр ролен уйный.

Клипның идеясе, барлыкка килү тарихы турында Булат Бәйрәмов сөйләде:

«Без бит концерт программасы әзерләп йөрибез. 31 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә концерт куябыз, 10 ноябрь – Казанда. Концертыбыз "Гаилә җыры" дип атала.

Режиссерыбыз бар, ул – Алмаз Гыйльметдинов. Яңа җырлар әзерлибез бит инде, бу җырны да тәкъдим иткәч, Алмаз: "Шәп чыгарга тиеш, акцентны шуңа ясыйк" диде. Аннары клип та кирәк бит инде, дип уйладык. Сценарийны да Алмаз үзе тәкъдим итте.»

Алмаз Гыйльметдинов үзе исә: «Ләйсән белән Булат социаль челтәрләрдә ир белән хатын, гаилә мөнәсәбәтләре темасына роликлар төшерә. Без шушы теманы үстерергә булдык, шуңа да концертны "Гаилә җыры" дип атадык, әти-әни, кызлары – чыннан да тулы җырлы гаилә. Клипка да актуаль проблеманы аласыбыз килде. Әти-әниләр баласын кияүгә бирү турында гел уйлана, "кемгә эләгер икән, кем булыр икән" дип борчыла. Без шушы җитди мәсьәләне шаян, юмористик клип аша ачарга тырыштык», – дип бүлеште.

Клипны инде видео мәйданчыкларда карарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев