Логотип Идель
Белми калма

БУЛАЧАК ЖУРНАЛИСТЛАР – БӘЙГЕГӘ!

2017 елның 1 декабре көнне Яшь журналистларның «Каурый каләм» II Бөтенроссия конкурсы игълан ителгән иде. Хәзерге вакытта конкурска эшләр кабул итүнең соңгы көннәре бар.

«Каурый каләм» мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла.

Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, «Ватаным Татарстан», «Ирек мәйданы» һәм КФУның «Дарелфөнүн» газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан игълан ителгән әлеге бәйге интернет-конкурс рәвешендә уза.

Конкурста катнашырга теләгән укучылар жюри хөкеменә «Журналистика» (хәбәр, зарисовка, аналитик мәкалә, корреспонденция, репортаж, интервью, журналист тикшерүе жанрлары) яки «Публицистика» (публицистик мәкалә, очерк, эссе, парча жанрлары) номинацияләре буенча иҗат ителгән ике иҗади эшне kaurikalam@mail.ru электрон адресына юллый ала. Мәртәбәле жюри аларга үз бәясен бирә, иң уңышлыларын сайлап алып матбугатка тәкъдим ителәчәк.

Конкурска тәкъдим ителгән иҗади эшләрне бәяләү түбәндәге критерийларга нигезләнеп башкарыла: теманың актуальлеге; кызыклы, үзенчәлекле объектлар сайлый белү; журналистик һәм публицистик жанрларның үзенчәлеген саклау; текст төзү осталыгы; авторның үз стилен булдыра алуы; тел-стиль байлыгы, грамоталылык.

Конкурс 2018 елның 30 апреленә кадәр дәвам итә. Аның нәтиҗәләре 19 майда – Татарстан матбугаты көнендә игълан ителәчәк. Конкурсның җиңүчеләре Казан федераль университетының Журналистика һәм медакоммуникация югары мәктәбенә өстенлекле шартларда укырга керә алачак. Аларга шулай ук яшь журналистлар өчен уздырыла торган «Алтын каләм» республика фестиваленең йомгаклау турында катнашу хокукы бирелә.




Катнашучыларның эшләре һәм үзләре турында мәгълүмат түбәндәге адрес буенча җибәрелә: kaurikalam@mail.ru.

Телефоннар: 8-919-639-01-79, 8-906-324-35-78, 233-73-23.

Эшләр кәгазь яки электрон вариантта кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев