Логотип Идель
Белми калма

Букмекерлар акчасы балалар спорт мәктәпләренә бүлеп бирелә 

Футбол буенча Дөнья чемпионаты балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләре үсешенә этәргеч булачак. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Физик тәрбия, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Михаил Дегтярев шулай дип ышандырды. Бу хакта ул Мәскәүдә чемпионатның матбугат үзәгендә уеннарны кабул итүче 11 шәһәрне тоташтырган видеоконференция вакытында сөйләде. 

– Ил кунакчыллыгы, төрле хезмәтләр, туризм аша акча эшли һәм аны тагын дистә еллар дәвамында эшләячәк. Без чит ил кешеләре өчен башкаланы гына түгел, башка эчкәре шәһәрләрне һәм Россия тарихында беренче тапкыр провинцияне дә ачтык. Моңа кадәр Чемпионат белән чагыштырырлык проектлар рәтенә Сочидагы Олимпиада һәм Казанда узган Универсиаданы гына кертергә була, – диде Дегтярев.

Аның сүзләренчә, Дөнья чемпионаты балалар-үсмерләр футбол мәктәпләре үсешенә булышлык итәчәк. Әйтик, яңа канун буенча букмекер конторлары эшләгән акчаның бер өлешен балалар спорты үсеше өчен күчерергә тиеш.

– Букмекерлар канун буенча акчаның 5 процентын спорт федерацияләренә бирергә тиеш. Безнең бәяләүләр буенча, букмекерлар 300 миллиард сум ставкалар җәлеп итүне планлаштыра. Норма буенча алар 20 миллиард сум эшлиячәк. Шуның 5 %ын – 1 миллиард сумын канун буенча Россия футбол союзына күчерәчәк. Шул акчаның 200 миллионы балалар спорт мәктәбенә күчерелә, – диде комитет рәисе.

Халыкара футбол федерациясенең алга таба Җанатар паспорты тәҗрибәсен дәвам иттерергә мөмкинлеге дә әйтелде.

– Җанатар паспорты – Россиядәге ноу-хау, – диде Михаил Дегтярев. – Элек алай түгел иде. Җанатар паспорты аша без стадионнарда тәртип булдырдык. Хәзер инде иң куркыныч хулиганнарның да кара исемлеге бар, һәм андыйлар стадионга кертелми. Тагын бер өстенлек: Fan ID – Җанатар паспорты буенча Россиягә визасыз кереп була.

Михаил Дегтярев Казан журналистлары белән элемтәгә кергәндә: “Казанны бик яратам. Шәп шәһәр һәм стадионы бик яхшы. Казан – Россиянең өченче башкаласы”, – дип белдерде.

Сүз уңаеннан, Михаил Дегтярев Россия футбол җыелмасының Чемпионатта финалга узачагын һәм “алтын” өчен көрәштә Бельгия командасы белән очрашачагын фаразлады. “Чемпионатта уены белән иң нык сокландырган футболчы – Дзюба. Безнең футболчылар финалда да җиңәргә тиеш”, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев