БӘРӘҢГЕФЕСТка РӘХИМ ИТ!
2019 елның 28 сентябрендә, 13.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда һәм тарихи Юнысовлар мәйданында беренче тапкыр «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки БӘРӘҢГЕФЕСТ» уздырыла.
Г. Тукай әдәби музееның 2018 елда ачылган яңа экспозициясендә шагыйрьнең иҗатына, аның әсәрләрендә чагылыш тапкан темаларга, мотивларга һәм образларга игътибар бирелә. Тамашачыларны Габдулла Тукайның әсәрләренә тагын да якынайту, әдәби байлыкны тирәнрәк ачу максатыннан әдәби-музыкаль кичәләр, фәнни түгәрәк өстәлләр, музей дәресләре уздырыла. Музей эшчәнлеге, аерым бер бина кысаларына гына сыймыйча, Тукай йөргән урамнарга, Юнысовлар мәйданына тарала, «Иске шәһәр» префектурасы белән берлектә казанлылар һәм шәһәребез кунаклары өчен төрле бәйрәмнәр оештырыла.
«Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки бәрәңгефест» та Габдулла Тукайның әсәрләре нигезендә әзерләнә. Чөнки шагыйрь үзенең иҗатында, авыл баласы буларак, әлбәттә, бәрәңгене читләп уза алмый. Ул үзенең 5 шигырендә һәм 2 проза әсәрендә бәрәңгене телгә ала, аны төрле яклап сурәтли. Бәрәңге Г. Тукай өчен ачлык һәм шул ук вакытта туклык билгесе дә, сатирик образ һәм шул ук вакытта игътибар үзәгендә торган ризык та. Күз алдына «Исемдә калганнар» әсәреннән нәни Габдулланың бәрәңгене капчыкларга тутыруы һәм аягын җәрәхәтләве килеп баса. Тукайның «бәрәңге - җан ашым», «бәрәңге һәм гыйлем», «җырлыйм бәрәңгенең көен» гыйбарәләре халык телендә йөри.
Бәйрәм кысаларында татар әдәбиятында һәм аерым алганда Г. Тукай иҗатында бәрәңге образының чагылышына багышланган интерактив лекцияләр, уеннар, ярышлар оештырылачак, җырлар яңгыраячак. Тамашачылар иң зур бәрәңге ризыгы пешерүдә катнаша һәм соңыннан аның белән сыйлана алачак.
Габдулла Тукай әдәби музее: +7(843) 590-86-67
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев