Логотип Идель
Белми калма

Болгар һәм Зөягә багышланган яңа бәйге игълан ителә

Яңа бәйге! ТРның мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучылары арасында  “Бөек Болгар һәм Зөя шәһәрчегенә багышланган рәсем һәм шигырьләр конкурсы” игълан итә.

Бәйгегә эшләр татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Республика мәктәпләренең һәр сыйныфыннан 3 эш җибәрергә мөмкин.

Гариза һәм һәр эшнең оригиналы  агымдагы елның 22 апреленнән 9 сентябренә кадәр кабул ителә. Аларны почта аша җибәрергә дә, үзең китереп бирергә дә була. Барлык эшләр дә конкурсның Instagramдагы @Bolgar_Sviyazhsk аккаунтында урын алачак. Оештыручылар әйтүенчә, бәйгене гадел уздыру максатында, җиңүчеләр шәһәр мәктәпләре арасында һәм район, авыл мәктәпләре арасында билгеләнәчәк.

Конкурс ике этапта уза: беренчесендә (24.04.2019-13.09.2019) Instagram социаль челтәрендә тавыш бирү оештырылса, икенчесендә  (10.09.2019-13.09.2019) һәр номинациядә җиңүчеләр ачыкланачак. Җиңүчеләр исемлеге 2019 елның 18 сентябрендә бәйгенең аккаунтында игълан ителер дип көтелә.

Түбәндәге номинацияләрдә катнашырга мөмкин:

  • татар телендә Бөек Болгар турында рәсем һәм шигырь;

  • рус телендә Бөек Болгар турында рәсем һәм шигырь;

  • татар телендә Зөя шәһәрчеге турында рәсем һәм шигырь;

  • рус телендә Зөя шәһәрчеге турында рәсем һәм шигырь.


Җиңүчеләр нәрсә белән бүләкләнәчәк?

Җиңүчеләр Болгар һәм Зөягә экскурсия оештырылачак. Ул сентябрь аенда булыр дип көтелә.

Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев