Логотип Идель
Белми калма

БИЛӘРДӘ «СӘЛӘТ» ФОРУМЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ СМЕНАСЫ ТӘМАМЛАНДЫ

Биләрдә XI Халыкара яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы - ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла/Junior skills) төгәлләнде.

Старт бирүче смена укучыларның яңа һөнәрләр өйрәнүенә багышланды һәм аларга киләчәктә үз-үзләрен үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачты.

Бу көннәрдә төрле уен һәм мотивацияләүче дәресле остаханәләр узды, ә катнашучылар төрле белем өлкәләрен үзләштерә алды. IT, робототехника, дизайн һәм экология- сменаның төп темалары  булды.

Форумда фән олимпиадалары, конференцияләр һәм иҗади фестивальләр җиңүчеләре һәм призерлары, «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күптелле белем бирү комплексының 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук Сәләтнең «Сәләт – Болгар-Туган тел» профильле сменасына сайлап алуны үткән балалар катнашты.

Форум кысаларында «Сәләт» һәм «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» Полилингваль комплексы хезмәттәшлегенә багышланган түгәрәк өстәл узды.

«Бүгенге очрашу бик зур әһәмияткә ия. Форумда дүрт төрле шәһәрдә урнашкан белем бирү үзәкләреннән килгән балалар җыелды, һәм без аларның дуслашачагына һәм тәҗрибә алмаша алачагына ышанабыз», - дип ассызыклады «Адымнар-Казан» җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.

Очрашуда «Адымнар» мәктәпләре базасындагы «Сәләт» класслары һәм клублары эшенә йомгак ясалды, шулай ук хәзерге вакытта эшләп килүче  һәм яңа уку елында Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә ачылачак мәктәпләр өчен планнар корылды. Киләсе елда «Сәләт-Адымнар» сыйныфларының гомуми саны 10га җитәчәк, Сәләт клублары үз эшчәнлекләрен алып барачак.

 

 

Смена вакытында «Җанлы Сәләт» (SeletLive) туры эфирлар студиясе эшчәнлеге башланды. Трансляцияләр форумының ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында алып барылды. «Җанлы Сәләт» - уникаль проект, ул һәр кешегә, өйдән чыкмыйча гына, форум атмосферасына чумарга һәм яңалыкларны онлайн-режимда белергә мөмкинлек бирә.

Алда балаларны «Сәләт» форумының икенче сменасы - ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Arts/Творчество) көтә.  Ул 3 июльдан 8 июльга кадәр узачак һәм өч төп юнәлеш: бию, музыка, театр буенча балаларның потенциалын үстерү өчен уникаль мәйданчык булачак.

Смена кысаларында остаханәләр, лекцияләр, тренинглар, иҗади лабораторияләр узачак.

Бу елның төп яңалыкларының берсе - сменада катнашучы коллектив җитәкчеләре өчен уку-укыту программасын гамәлгә кертү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев