Логотип Идель
Белми калма

БИЛӘРДӘ ЛИДЕРЛЫК БИЛӘР ФОРУМ (ЛИДЕРСТВО/LEADERSHIP) ТӨГӘЛЛӘНДЕ.

Соңгы смена Татарстан Республикасының Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә оештырылды, анда илнең 12 төбәгеннән 1000нән артык активист-бала катнашты.

«Сәләт» Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән бишенче ел рәттән уртак смена үткәрә. Быел Татарстанга Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең экология һәм лидерлык юнәлешләре вәкилләре килде: 300 яшь эколог һәм лидер дөньядагы иң кискен проблемалар һәм аларны чишү ысуллары турында фикер алышуны дәвам иттәләр, шулай ук актив рәвештә үз-үзләре һәм әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә булырга өйрәнәләр.

Татарстан Республикасы буенча Россия мәктәп укучылары хәрәкәте рәисе Динар Сафин оешмаларның күпъеллык хезмәттәшлегенең әһәмияте турында сөйләде.

«5 ел дәвамында Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм Сәләт иңгә-иң куеп эшлиләр һәм Татарстан яшьләре өчен генә түгел, башка регионнардан килгән кунаклар өчен дә онытылмаслык мохит тудыралар. Минемчә, без акыллы, иҗади һәм максатчан яшьләр буыны тәрбиялибез. Үзара тәҗрибәләребез белән уртаклашып, без ниндидер яңа нәрсә булдырабыз һәм әлеге катлаулы эштә, һичшиксез, уңышка ирешәчәкбез. Сәләт – ул һәрвакыт кайтасы килгән урын», – дип ассызыклады Динар Сафин.

Сменаның ябылыш тантанасында «Сәләт» яшьләр үзәгенең активистларын бүләкләү булып узды. Аның үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен ел дәвамыда Сәләтне актив үстергән һәм ныгыткан әйдаманнар, башҗитәк, оештыру комитеты вәкилләре I, II һәм III дәрәҗәле Сәләт билгеләре белән бүләкләнде.

Кичәнең рәсми өлешеннән соң иҗади концерт булып узды. Анда катнашучылар үзләренең иҗади чыгышларын күрсәттеләр.

Җырларны акапель башкаручы «JukeBox Trio» битбокс-төркеме кичнең кадагы булды.

Исегезгә төшерәбез, быелгы форум алты сменада узды. Төрле юнәлешләр буенча 800гә якын уку-укыту сессиясе үткәрелде, Сәләткә быел 200дән артык спикер килде.

Старт бирүче смена Һөнәрләр Биләр Форум (Ремесла/Junior skills) укучыларның яңа һөнәрләр өйрәнүенә багышланды һәм аларга киләчәктә үз-үзләрен үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачты.

Икенче смена Иҗат Биләр Форум (Творчество/Arts) төп өч юнәлеш: бию, музыка, театр буенча балаларның потенциалын үстерү өчен уникальмәйданчык булды. Бу елның яңалыгы – коллектив-катнашучыларның җитәкчеләре өчен махсус «Остаз» уку-укыту программасы булдыру.

Сәләтле балаларны берләштерүче өченче смена - Cоциаль күнекмәләр Биләр Форум (Социальные навыки /Soft Skills) традицион рәвештә киләчәктә һөнәри даирәдә уңышка ирешү өчен мөһим социаль күнекмәләр - Soft Skills темасына багышланды.

Дүртенче смена Медиа Биләр Форум (Медиа/Media) медиаресурслар белән эшләүнең заманча ысулларына багышланды.

Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум (Информационные технологии /Information Technologies) форумның бишенче сменасы булды. Чакырылган белгечләр катнашындагы тыгыз уку-укыту программасы кысаларында катнашучылар алдынгы IT-технологияләр һәм трендлар белән танышты.

Соңгы смена Лидерлык Биләр Форум (Лидерство/Leadership) бишенче тапкыр Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә үткәрелде.

Барлык алты смена дәвамында «Җанлы Сәләт» туры эфирлар студиясе эшләде. Трансляцияләрнең язмаларын Сәләтнең рәсми Вконтакте һәм YouTube аккаунтларында табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X