Логотип Идель
Белми калма

ӘБИЛӘР ЧУАГЫ КИЛӘ! КАЙЧАН?

Татарстанга әбиләр чуагы якынлаша. Кайчан булачак әлеге хәл?

 

Республиканың гидрометеорология үзәге бер атналык һава торышын элгән. Якын көннәрдә температура күтәрелә башлаячак, атна ахырына термометрлар +21 градуска кадәр күтәрелер, дигән фараз бар.

Мисал өчен, бүген, 22 сентябрь көнне яңгыр, 18 метр секунд тизлектәге җил көтелә. Төнлә температура +4..+9 градуска кадәр төшәргә мөмкин, ә көндез +12 дән +17градуска кадәр җылы булачак.

23 сентябрьдә төнлә яңгыр көтелә, көндез явым-төшемнәр булмаячак. Аның каравы, җилнең тизлеге секундына 20 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә +6..+11 градус, көндез +13..+18 градус җылы булачак, дип фаразлана.

24е көнне явым-төшемнәр көтелми, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан булырга мөмкин. Төнлә температура +3..+8 градус булса, көндез +15..+20 градуска кадәр җитә ала.

Сүз уңаеннан, аз болытлы, коры һава торышы киләсе атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Алдагы атнада температура +3..+8 градус, көндез махсималь температура +16..+21 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев