Логотип Идель
Белми калма

«BICHARA»: GAUGA РОК ТӨРКЕМЕ ЯҢА АЛЬБОМ ТӘКЪДИМ ИТӘ

GAUGA рок төркеме 5 еллык тәнәфестән соң үзенең өченче – «BIÇARA» дип аталган альбомын чыгарды. Оскарның (төркемнең фронтмэны, авторы) сүзләре буенча, бу альбом үз эченә планда булган, альбомнарга кермәгән, кыскасы, иң җиңел һәм яшүсмердәй беркатлы, саф җырларны сыйдырган. Музыкантлар үзләренең иң тугрылыклы һәм яңа тыңлаучыларын кәеф төрлелеге белән шаккаттырырга җыена: ностальгияле якты, ачык төсләрдән алып, ирекле панкка кадәр.

Альбомны яздыруда «джаз трубасы шагыйре», Россиядә танылган Уфа музыканты Артур Гимаев катнашты. Ә альбомның тышлыгын Мәскәү рәссамы Радик Мусин белән берлектә Петербург дизайнеры Иван Пивоваров ясаган.

Музыкантлар альбом релизы белән бергә альбомның үзәк композицияләренең берсенә – «Чемодан» җырына яңа клип та чыгарды. Клипны төшерүдә төркемнең дуслары һәм Казан блогерлары катнашкан.

Альбомны эшләүчеләр:

Оскар Юнусов — вокал (текстлар, музыка)

Наил Мингазов — бас

Марат Шәяхмәтов — гитара

Тимур Милюков — гитара

Альберт Сәдретдинов — перкуссия

Искәндәр Хәбибуллин — ударные

Саундпродюсеры — Тимур Милюков

 

Альбомны биредә тыңларга була.

Сүз уңаеннан, бер ел элек без Оскар белән интервью әзерләгән идек:

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев