Логотип Идель
Белми калма

“БЕЗНЕҢ ЗАМАН” ГАЛА-КОНЦЕРТЫ: КАЙЧАН, КАЙДА, НИЧЕК?

“Наше время – Безнең заман” эшләүче яшьләрнең VII ачык республика телевизион фестиваленең финиш сызыгы якынлаша. Аның суперфиналы 13-14 ноябрьдә Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында узачак. Шушы көннәр дәвамында аның катнашучылары Визитка-презентация» – «Безнең предприятие – илебез горурлыгы!», «Музыка»,  «Хореография» һәм «Минута славы» номинацияләрендә сынашачак. Гран-При ияләрен 16 ноябрьдә “Пирамида” концерт залында игълан итәчәкләр.

Фестивальдә катнашу өчен 174 предприятие, оешма, учреждениеләрдән гариза килгән. Татарстанда “Наше время – Безнең заман”ның быелгы сезоны 1 марттан башлап 16 ноябрьгә кадәр уздырылган. Гаризаларны кабул итү кампаниясе 1 октябрьдә тәмамланган. Зона сайлап алу турлары Әлмәт, Зәй, Яр Чаллы, Казанда үткәрелгән.

Башка еллардан аермалы буларак, быел мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, үзәк район хастаханәләренең медицина хезмәткәрләре, транспорт предприятиеләре вәкилләреннән дә гаризалар күп килгән. Бу – аерым катнашучылар һәм командалар.

2019 елгы фестивальнең катнашучылары арасында «Аммоний», «Нижнекамскнефтехим», Әлмәт торба заводы, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, «Татэнерго», «Татнефть-Нефтехим», Казан дәүләт казна дары заводы, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» кебек предприятие, оешма, учреждениеләр катнаша.ы

Әлеге проектның идея авторы һәм оештыручысы – Татарстан республикасының «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы. Фестиваль эшче һәм инженер һөнәрләренең дәрәҗәсен популярлаштыру, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу максатыннан оештырыла. Проект 18-35 яшьлекләргщ үзләренең иҗатын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Биредә катнашу – түләүсез.

“Наше время – Безнең заман” фестиваленең җиңүчеләре һәм лауреатлары диплом, истәлекле бүләкләр, акчалата премия белән бүләкләнә. Ә Гран-При алучылар Татарстан Президентының күчмә кубогына, 500 мең сумлык премиягә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X