Логотип Идель
Белми калма

«Безнең Җинү» бәйгесендә катнаш!

«Безнең җинү» Республика патриотик медиаконкурсы яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирүне күздә тотып уздырыла. Бәйгегә килгән эшләр дә яшьләрнең заманча гражданлык позициясен күрсәтергә тиеш.

Конкурсның координаторы Нәфис Сираҗетдинов әйтүенчә, 2015 елдан бирле уздырылып килгән чарада 4 ел дәвамында 4000 кеше катнашкан инде. Ел саен конкурста Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары катнаша.

«Әлеге конкурсны үткәрү вакытында безнең яшьләрдә актив гражданлык позициясе булуын, аларның ветераннарны хөрмәт итүен аңладык. 2016 елдан башлап безнең заман геройлары турында, кече Ватан турында эшләрне кабул итә башладык. Шунысы куанычлы, бу номинацияләрдә дә балалар үзләрен күрсәтәләр. Алар үз илебезнең патриотлары гына түгел, беренче чиратта, үз гаиләләренең, туган җирләренең патриотлары, ә бу - бик мөһим», – дип уртаклашты Нәфис.

Бәйгедә беренче ике елда күбесенчә студентлар катнашса, хәзер катнашучыларның яше сизелерлек яшәрә. Конкурс шартлары буенча яшь буенча чикләүләр 14 яшьтән 30 яшькә кадәр булса да, әмма активистлар арасында яшь патриотлар – кече сыйныф укучылары да бар.

Видеоэшләр ике дәүләт телендә — рус һәм татар телендә кабул ителә. Алар түбәндәге номинацияләр буенча «Хәтер хроникалары», «Минем кече Ватаным», «Безнең чор Геройлары» һәм «Ветеран яки тыл ветераны белән интервью» бәяләнәчәк.

Фотоэшләр «Безнең җиңү», «Минем кече Ватаным», Фотокросс «Безнең Җиңү» һәм «Фотоплакат» номинацияләрендә карала.

Җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар һәм бүләкләр көтә.


Медиаконкурсның бөтен шартлары белән танышырга һәм гариза бирү өчен /myrosmol.ru/ сайтына кер һәм “Безнең җинү” дигән медиапроектны сайла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев