Логотип Идель
Белми калма

БЕЗДӘ – РЕСПУБЛИКА КӨНЕ, Ә БАШКАЛАРДА...

1990 елның 30 августында Татар АССР Дәүләт советы Татар ССРның Дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне кабул итә. Татарстан тарихында яңа бит ачыла. 27 ел элек дөнья нинди булган?

1. «Халыкара амнистия» оешмасының фәнни хезмәткәре һәм сәркатиб-тәрҗемәчесе көннәрдән бер көнне эшен ташлап, Манчестерга күчеп китәргә була. Манчестердан Лондонга барган поездга утырган вакытта перронда кинәт күзлекле бер малай күренә. Моңа кадәр башында туган образ һәм идеяләрнең визуаль гәүдәләнеше дә пәйда була. 25 яшьлек кыз өенә кайтып җитү белән язарга тотына. Шундый вак әйбер турында ник озаклап сөйләп тораммы, дустым? Бу кыз – Джоан Роулинг, тылсымчы малай Гарри Поттер турындагы романнарның авторы.






2. Германияне һәм бар дөньяны икегә бүлеп тора торган корылма – Берлин диварын ахыргача җимерәләр. Кешеләр һәм дәүләтләр бер-берсен аңларга, низаг һәм конфликтларны коралсыз хәл итәргә өйрәнерләр дигән ышаныч туа.






3. Бөек шәхес, сәясәтче, кеше хокуклары өчен көрәшче Нельсон Мандела төрмәдән чыгарыла. Аның зинданда утыруы 27 ел дәвам итә.






4. Татарстан һәм Россия хоккее флагманнарның берсе – «Ак Барс» яңа гына алынган «Итиль» исеме астында чыгыш ясый (элеккесе – «Урицкий исемендәге спорт клубы»). Медаль һәм кубоклар турында хыялланырга гына кала.

 






5. Хәзерге смартфоның сиңа инде ошамыймы? Зарядкасы тиз утыра, экраны бәләкәй дисеңме? 1990 елның иң актуаль телефонын тәкъдим итәргә рөхсәт ит, алайса. Беренче кесә телефоны – авырлыгы нибары ярты килограм тирәсе. Дизайны иллә дә текә – телефон урталай «сына». Зарядкага куюның нәрсә икәнен 12 сәгать буена онытырга була. Бәясе дә бик арзан – 2,5 мең доллар гына.






6. Әти-әниләре ялга киткәндә ялгыш 8 яшьлек уллары Кевинны өйдә берүзен онытып калдыралар. АКШта бар халык яратып карый торган «Один дома» фильмының премьерасы уза.






7. Мәскәүдә сенсация – бар халык сәяси проблемаларны онытып ресторанга чират тора. Анда эләгү өчен берничә сәгать урамда көтеп торырга кирәк булуга карамастан, ресторанның беренче эш көнендә 30000 кеше монда ашау бәхетенә ирешә. Мондый уңышның сере бик гади: Мәскәүдә Россия өчен моңарчы күрелмәгән могҗиза – беренче Макдоналдс рестораны ачыла.






8. Римда бөек өч тенорның (Пласидо Доминго, Хосе Каррерас һәм Лучано Паваротти) беренче күмәк концерты булып уза. Концерты бөтен дөнья буйлап телевизордан күрсәтәләр.






9. Мәскәүнең «Лужники» стадионында – танылган рок-төркем «Кино». Цойны күрергә дип стадион шыгрым тула, оештыручылар хәтта Олимпиа утын кабызалар. Мондый концертның СССРда моңарчы күренгәне юк иде әле. Кызганыч, «Кино» лидеры Виктор Цой үлеменә 2 айдан азрак вакыт калып бара.






10. Кайчандыр җомга көн кич белән бөтен Россия гаиләләренең нәрсә эшләгәннәрен 100% ышаныч белән әйтергә мөмкин иде – телевизор карыйлар. Чөнки нәкъ менә җомга көн кич белән «Поле чудес» тапшыруын карарга дип, миллионлаган тамашачы бар эшләрен ташлап, телевизор каршына утырган. Тапшыруның беренче чыгарылышы 25 октябрьдә дөнья күргән.



Барыгызны да бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев