Логотип Идель
Белми калма

БЕР ЙОТЫМ СУ ҺӘМ МЕҢ ТӨРЛЕ ЭМОЦИЯ: БЫЕЛГЫ JADIDFEST НИЧЕК УЗАЧАК?

3нче һәм 4нче апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белән берлектә JADIDFEST фестивален уздырачак. Бу елгы чараның темасы – су, без эчә торган һәм безне әйләндереп алган сулыклар.

Jadidfest - иҗади экспериментлар мәйданы. Ул казанлыларны яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар һәм башка шәһәр берләшмәләре белән таныштыра.

2 көнлек фестивальдә күргәзмәләр, кино, концерт, лекцияләр, бию перформансы, экскурсияләр, истәлекләр яздыру, балалар өчен остаханәләр, яңа журнал булачак . Иң мөһиме - бу чараларга керү бушлай, бары тик алдан теркәлү сорала (сылтама). Jadidfest фестивале кысаларында эмбиент-концерт узачак, анда Казан һәм Уфа музыкантлары Казан сулыклары фонында медитация өчен музыка уйнаячак. Анда эләгү сылтама буенча, шулай ук, теркәлергә кирәк.(сылтама).

Фестиваль тулысынча диярлек татар телендә узачак. Заманча татар мәдәниятенә, татар дөньясына, аның тарихына кереп китү өчен бу шәп мөмкинлек

Программа

КӨНОЗЫН

Су турында китаплар күргәзмәсе

"Су Анасы". Татьяна Лепп — Мәскәүдә эшләүче Чаллы фотографының татар әкиятләренә багышланган циклының беренче өлеше.

"Казансу". Казан фотографлары заманча һәм архив сурәтләр ярдәмендә су турында сөйли.

Казансуны күзәтү — террасага килеп, телефоннарны сүндереп, елгага карап, детокс кичерик.

Сабыйлар өчен остаханәләр һәм интерактив уку.

3 АПРЕЛЬ

12:00 "Казан сулыклары" - булган һәм югалган: Марк Шишкин экскурсиясе 

14:00 "Кече елгалар". Рәмис Латыпов лекциясе

14:40 "Су буйларын саклау: экоактивизм тәҗрибәсе". Гүзәлия Гыйматдинова лекциясе

16:20 "Водные объекты города Казани и их состояние". Нәфисә Минһаҗева лекциясе

17:00 "Сугыштан соңгы чорда су хәләте". Әлфия Гәлләмова лекциясе

17:40 "Су һәм инкыйлабка кадәр яшәеш". Лилия Габдрәфыйкова лекциясе

18:20 "Су - нигъмәт". Айдар Хәйретдинов лекциясе. Кино (конференц-зал)

19:00 "Акварель". Виктор Косаковский фильмы.

20:00 "Татарстан. Страна четырех рек" хроникасы + qaynar төркеменнән импровизация-аккомпанемент

4 апрель

12:00 "Казан сулыклары". Марк Шишкин экскурсиясе.

13:00 "Су" китапчыгын тәкъдим итү (күргәзмә залы) – су турындагы архив материаллары, заманча шигырьләр, хикәяләр һәм комикслар.

14:00 "Су янында яшәү" (күргәзмә залы). Елгалар һәм күлләр белән бәйле истәлекләр сөйләргә, аларны аудиога яздыртырга чакырабыз.

14:00 Пластинкалар тыңлау һәм ноталар күргәзмәсе (музыка залы).

16:00 "Су кайтавазы" перформансы. Биючеләр өчен "ватык телефон"да катнашырга 50 кеше чакырыла. Биюче булу мәҗбүри түгел, ләкин үзеңнен ничек хәрәкәтләнә алуыңны белү хуплана. Алгоритм катлаулы түгел: башта барлык катнашучылар чиратта тора. Беренче кеше икенчене бора, аңа хәрәкәтне күрсәтә, икенчесе өченче кеше өчен кабатлый… Берничә тапкыр кабатлангач, бу нинди нәтиҗәгә китерәчәк? Оригиналь месседж никадәр үзгәрәчәк?

17:00 Әдәби уку: сулыклар турында язучылар ниләр язган – конференц-залда махсус чакырылган кунаклар катнашында нәфис сүз кичәсе.

18:00 Эмбиент концерты: Transplanetary Spaceship, Taturas, Mostapace, Marat Suleimanov, Phisonsoid, Ocelotus (MOÑ) — музыка, сулыклар видеоларын. Йога келәмнәре алып килеп, иркенәеп утырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев