Логотип Идель
Белми калма

БЕР МАЛАЙ КАРАНТИН ВАКЫТЫНДА ЭВЕРЕСТКА МЕНГӘН. НИЧЕК?

Кешеләр “карантин” дип тормый: Эверестны да яулый. Ничек булган әлеге хәл?

“Тауга” бер тәүлеккә якын “үрмәләгән”

Англиянең Шеффилд шәһәрендә яшәүче Сет Чарльзка 12 яшь. Карантин игълан ителү сәбәпле, ул АКШтагы бокс буенча лагерьга бара алмый калган. Аның каравы, Эверест тавына менгән. Өйдән торып!

Моңа кадәр Сет Англиянең төньяк-көнбаштышында урнашкан Скофел-Пайк тавына менәргә хыялланган була. Аның биеклеге 978 метрны тәшкил итә. Тик карантин аның планнарын чәлпәрәмә китерә. Шулчак аның башына гениаль идея килә: баскыч бар бит! Сетның әнисе әйтүенчә, аның улы иртәнге 5:30да баскыч буйлап йөри башлый һәм “тау башына” икенче көннең 4:45 сәгатендә генә “менеп җитә”.  “Барысын да төгәлләнүенә мин бик шат. Бик нык ардым, ятып йоклыйсым гына килә. Аякларым бик нык авырта”, - дигән ул.

Баскычтан 2 507 тапкыр менеп-төшкән!

Яшь боксчы ашау вакыты җиткәндә генә туктап торган. Артка чигенмәскә аңа кечкенә сеңлесе ярдәм иткән. Ул аның күпме менүен санап барган. Сет үз өенең 3,53 метрлы баскычыннан 2 507 тапкыр менеп-төшкән. Һәм барлыгы 85 238 баскычка (ступенька) баскан. Эверест тавының биклеге 8 848 метрны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев