Логотип Идель
Белми калма

БДИНЫҢ ТЕСТ ӨЛЕШЕ БУЛМАЯЧАК

Биология, физика, химия фәннәре буенча БДИда тест өлеше булмаячак. Быел әлеге сынауда әллә ни зур яңалыклар көтелми. Шулай да үзгәрешләр бер дә булмый калмаячак. Укучыларга турыдан-туры кагыла торган яңалыклардан ул тагын 3 фәннән – физика, химия, биологиядән тест өлешләре юк ителүе.

- Әйтергә кирәк, тест өлешен юк итү берничә ел рәттән дәвам итә. Бүгенге көндә бары тик чит телләр буенча гына тест өлеше кала. Җәмгыятьтә безнең ялгыш фикер урнашкан: әйтерсең лә, бердәм дәүләт имтиханы – ул тест, Көнбатыштан алынган күренеш дип. Рәсми рәвештә әйтәсем килә – бердәм дәүләт имтиханы үзгәрә. Хәзерге вакытта ул тестка корылган ниндидер сынау түгел, - дип белдерде Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.

Тест өлешенең юк ителүе белән укучыларга имтихан тапшыру да авырлаша, нәтиҗәләрнең начарланырга мөмкин дип уйлау исә дөрес түгел, дип белдерә министрлык белгечләре. Әйтик, узган елда 4 фән буенча имтихан биремнәреннән тест өлеше юк ителде. Әлеге предметлар буенча күрсәткечләр исә, республика буенча, алдагы ел белән чагыштырганда, бераз югарырак та булган әле.

Тагын бер үзгәреш – ул итихан уздыру процедурасы белән бәйле. Контроль-үлчәм материалларны урында, ягъни имтихан уздыру пунктында бастыру тәҗрибәсе кертелә. Узган елда бу берничә районда сыналды да. Агымдагы елда әлеге технология 12 имтихан уздыру пунктында кулланылачак. Контроль-үлчәм материаллар аудиториядә бастырылачак, шунда ук таратылып, шунда ук скан аша уздырып, базага кертеләчәк. Алга таба барлык имтихан уздыру пунктларында да әлеге технологияне куллану күздә тотыла.

Агымдагы елда 11 сыйныфны тәмамлаучылар элеккечә ике мәҗбүри имтиханны – математика (база яки профиль дәрәҗәдә) һәм рус телен тапшырачак. Калган фәннәрне һәр егет-кыз, укырга керәчәк вуз һәм белгечлеккә таләп ителгән имтиханнардан чыгып, үзе сайлый. Имтиханнар санына чикләүләр юк.

//tatar-inform.ru//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев