Логотип Идель
Белми калма

БДИдан начар балларда кем гаепле?

Шушы көннәрдә матбугат чараларында БДИ нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләрнең директорлары эштән алыну турында мәгълүмат таралды. Әйтергә кирәк, бу хәбәр бик күпләрдә ризасызлык уятты... 

Директорлар белән контрактлар озайтылмау турында “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәгъдиев белдергән иде.

- Без кайсыбер мәгариф учреждениеләре директорлары белән контрактларны озынайтмадык. Чөнки һәрбер мәктәп өчен шартлар бертөрле. Тик кемнеңдер күрсәткечләре яхшы, башкаларныкы начар. Ә мәктәптә белем алучы балаларның 80 проценты шактый яхшы нәтиҗәләргә ирешә ала дип саныйм. Алар белән тырышып  эшләргә, белем бирергә кирәк. Бала мәктәп елларын юкка уздырырга тиеш түгел, - дип үз фикерен җиткергән иде мэр.

Матбугат чаралары Наил Мәгъдиевнең бу сүзләрен БДИ нәтиҗәләре белән бәйләде. Мәктәп директорларын нәкъ менә БДИ нәтиҗәләре буенча эштән алганнар, янәсе. Хәер, без дә шулай аңлаган идек. “Бу - мәктәп директорларын эштән алу өчен сәбәп була ала микән?” - дип аптырадык.

Тик тиздән Чаллы мэриясе бу вәзгыятькә ачыклык кертте. Чыннан да директорлар белән контрактларны өзүдә БДИ һәм ОГЭ нәтиҗәләре сәбәп була алмый икән! Биредә мәктәпләрнең гомуми рейтингы күздә тотыла. Директор укытучылар белән ничек эшли, тәрбияви процесс ничек оештырылган – болар шулай ук мөһим күрсәткечләр.

Мәсьәләгә ачыклык керде. Шулай да, әлеге хәбәр шактый кызыклы сорауны күтәрде һәм ул һаман да ачык булып кала бирә. Мәктәпләрдә БДИ һәм ТДИ нәтиҗәләре түбән булуда кемне гаепләргә соң? 

Бу сорауга төгәл генә җавап бирүче табылмас, мөгаен. Шулай да, без аны кайбер укытучы, укучыларга биреп карадык. Һәм менә шундый җаваплар алдык.

Камәрия Хәмидуллина, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче татар гимназиясе директоры:


–  БДИ нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләр бардыр, билгеле. Һәм ниндидер нәтиҗәләр ясаганчы, вәзгыятьне бик яхшылап тикшерергә кирәк. БДИны ничә бала начар биргән? Ни өчен икеле алган? Мәктәптә нигезләмәләрне боза торган ниндидер эшләр эшләнмәгәнме? Бары тик шуннан соң гына  беренче нәтиҗәне ясап була дип саныйм.


БДИны 399 баллга биргән Рамил Баһавиев:


– Минемчә, имтиханга әзерләнгәндә укытучылар гына түгел, укучылар да тырышырга, үз өлешен кертергә тиеш. Миңа калса, түбән нәтиҗәләр булуда балаларның да гаебе бар.


«Алтын Каләм-2019» җиңүчесе Айназ Сөләйманова:


– Минемчә, БДИ – укучының шәхси эше, аның белем дәрәҗәсен объектив тикшерү чарасы.  Мәктәп һәм укытучылар исә аның түбән балларында гаепле түгел, дип саныйм. Үз нәтиҗәләре өчен ул үзе җавап бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев