Логотип Идель
Белми калма

БДИ УЗДЫРЫЛМЫЙ КАЛУ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА ПРОБЛЕМАЛАР ТУДЫРАЧАК

Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов коронавирус аркасында БДИны уздырмый калдыру һәм вузларга “аттестат нәтиҗәләре буенча” керү чыгарылыш сыйныф укучыларының үзләренә үк проблема булачак, дип саный. Җитмәсә, бу адым абруйлы вузларның кабул итү комиссияләрендә ажиотаж булдырачак һәм күп кенә югары уку йортларын абитуриентсыз калдырачак.

Сергей Кравцов, Россиянең мәгариф министры:

– Вузларга бары тик аттестат нәтиҗәләре буенча гына кабул итү дөрес түгел. Безнең мәктәпләр төрле. Шуңа да бер мәктәптәге “5”ле икенчесендә “4”ле яки “3”лене аңлатырга мөмкин. Бу дөрес бит инде. Әйдәгез, мондый әйбер юк дигән кыяфәт чыгарып утырмыйк. Һәм әгәр бар кешене дә кинәт бертигез итеп куйсак, бу дөрес булырмы икән? Без берәүләрне үпкәләтәчәкбез, башкаларның тормышын җимерәчәкбез.

Кравцов мондый ситуацияне дә фаразлый: Россиянең чыгарылыш укучыларының күбесе, БДИ үткәрелмәү аркасында, илнең иң яхшы 10-15 вузына документларын тапшырачак, калган вузларны игътибарсыз калдырачак. “Башка вузлар дөрестән дә студентларсыз калачак. Бездә беренче курс студентлары булган тулы бер төбәкләр пәйда булачак. БДИны уздырмый калдыруның нәтиҗәсе шушы булачак”, – ди министр.

Быел БДИны үткәрү вакытын күчерүне министр уңай фактор, дип саный. Чөнки хәзер укучыларның имтиханга әзерләнергә вакытлары тагын да артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев