Логотип Идель
Белми калма

БДИ һәм ТДИда Интернет кулланырга рөхсәт итәчәкләр!

Гуманитар фәннәр буенча БДИ һәм ТДИда Интернетны кулланырга рөхсәт итәргә телиләр. Ә кайбер фәннәр буенча биремнәр видео форматында тәкъдим ителәчәк. Әлеге яңалыкларны киләсе 5 ел эчендә кертмәкчеләр.

Педагогик үлчәмнәр буенча федераль институт (ФИПИ) директоры Оксана Решетникова әйтүенчә, имтиханнарны яңа төрле формада тапшыра башлау белән укучыларга Интернетта булган мәгълүматны кулланырга мөмкин булачак. Тик ресурсларның барысын да түгел. Аларны ничек чикләячәкләре әлегә билгеле түгел.

Шулай ук киләчәктә имтихан вакытында төрле тәҗрибәләр дә уздырып булачак. Уңышлы узган тәҗрибә өчен баллар куелачак.

Решетникова сүзләренчә, һәр яңа технологияне әйләнешкә кертеп җибәрү өчен ким дигәндә ике ел вакыт кирәк, бу вакыт эчендә төрле өлкәләрнең моңа ни дәрәҗәдә әзер булуы тикшерелә, мониторинг уздырыла.

Белгечләр фикеренчә, БДИда Интернетны куллану мөмкинлеге бирү укучыларның белемнәрен генә түгел, ә кайбер күнекмәләрен дә бәяләргә ярдәм итәчәк.  Мисал өчен, бу рәвешле барлык булган мәгълүматны анализлый, эшкәртә, чагыштыра һәм дөрес куллана белү күнекмәләрен бәяләп булачак.

Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев