БДИ ИЮЛЬ-АВГУСТ АЙЛАРЫНА КҮЧӘРГӘ МӨМКИН?
БДИ (ЕГЭ)ны июль яки август аена күчерергә мөмкиннәр. Югары уку йортлары студентлары өчен дә яңалык бар. Болар турында тулырак әлеге язмада.
Имтиханнар быел 25 майда башланырга тиеш иде, әмма билгеле сәбәпләр аркасында ул 8 июньгә күчерелде. БДИ июль уртасына яки август башына күчәр, дигән ихтимал да бар икән. Шул сәбәпле, институт, университетларда уку елы 1 октябрьдән генә башланырга мөмкин.
Мәгариф министры Сергей Кравцов күптән түгел үз чыгышында имтиханнар 8 июньнән башлана, дип белдерде: “Әмма 12 майдан соң әлеге карарга төзәтмәләр дә кертелергә мөмкин, - дип тә өсти ул, - барысы да эпидемиологик вәзгыятьнең нинди булуына карап хәл ителәчәк”.
Апрель уртасында Рособрнадзорны вакытлыча җитәкләүче Анзор Музаев: “Эпидемиологик вәзгыять катлауланса, май бәйрәмнәреннән соң БДИны кабаттан күчерергә туры килмәгәе”, - дип белдергән иде.
– БДИ күчерелсә дә, текстларда үзгәрешләр булмачак, чөнки төп материалны укучылар беренче 3 чиректә үзләштергән иде инде. Дүртенче чиректә үтәсе материалда моңарчы алган белемнәр генә кабатлана, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев