Логотип Идель
Белми калма

БДИ бир һәм акча ал

Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев БДИда 200дән югарырак балл җыйган укучыларга, беләсезме, нәрсә вәгъдә иткән?

Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев БДИда 200 һәм аннан югарырак балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларына премия тапшырырга кушкан. Акчалата бүләкне укучылардан тыш, аларның укытучылары да алачак.

Әнә шуның кадәр балл туплый алган һәркемгә 100 мең тапшырырга уйлый алар. Ни кызганыч, әлеге премия бары тик Мәскәү өлкәсендә яшәп белем алучы укучыларга гына тәтиячәк.

БДИ нәтиҗәләренә игътибар итсәк, быел Россия буенча 3 чыгарылыш сыйныф укучысы 3 предметтан 100 әр балл җыйган. Сүз уңаеннан, Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев 3 имтиханнан (рус теле, информатика, физика) 100, бер имтиханнан (математика) 99 балл туплады. Аның белән әңгәмәне биредә укый аласыз.

Быел математиканың профиль юнәлеше буенча имтихан тапшыручыларның баллары узган елгы белән чагыштырганда 6га арткан.

Ә менә географиядән БДИны быел 17 мең укучы тапшырган. Бу сан былтыргыдан бераз күбрәк. Аларның 6%ы минималь баллны да җыя алмаган. Рус әдәбиятыннан исә 44 мең кеше имтихан тапшырган, бу узган елгыдан 1,5меңгә күбрәк дигән сүз. Тик аларның 4%ы минималь баллны туплый алмаган. 60% исә имтиханны 61-100 баллга биргән.

Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев