БДИ-2021: ОНЛАЙН-КҮЗӘТҮНЕ КӨЧӘЙТӘЧӘКЛӘР
2021 елгы БДИда онлайн-күзәтүне көчәйтәчәкләр. Рособрнадзор хәбәр итүенчә, бу балаларның сәламәтлеген кайгыртып эшләнә. Тулырак аңлатма безнең язмада.
Росборнадзор башлыгы Анзор Музаев әйтүенчә, бу эш укучылар һәм оештыручыларның сәламәтлеген һәм куркынычсызлыгын кайгыртып эшләнә.
- Бүгенге шартларда 2021 елда узачак имтиханнарның да стандарт булмаячагын чамаларга була, - ди ул, - укучыларның һәм оештыручыларның сәламәтлеген һәм куркынычсызлыгы беренче урында. Шуңа күрә без күзәтүчеләр санын киметеп, онлайн күзәтүне көчәйтергә мәҗбүр булабыз. Бу имтихан гадел узсын, билгеләр объектив булсын өчен кирәк.
Бүгенге көндә видеокүзәтү барлык имтихан уздыру пунктарында (ППЭ) да бар. 2020 елда 98% аудиториядән онлайн режимдагы трансляция оештырылган.
2020 елда ук онлайн-күзәтүчеләр эшчәнлеге тормышка ашырылган иде инде. Россиядәге 38 субъекттагы 46 мәгариф оешмасында БДИның барышын онлайн-күзәтүчеләр бәяләде. Аларның саны 1530га җитте. 2021 елда аларның саны тагын да артачак: 69 субъекттагы 77 мәгариф оешмасында мондый үзәкләрне булдырырга телиләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 гыйнвар 2021 - 17:17УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да.
-
6 гыйнвар 2021 - 14:13ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
-
3 гыйнвар 2021 - 10:05«ДУСЛАРЫМ МИННӘН ЧИТЛӘШТЕ...» «Без сыйныфта 3 кенә кыз. Моңа кадәр гел дус булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп укыдык. Быел алар икесе миннән читләште. Тәнәфестә дә гел бергә чыгып китәләр. Мин яннарына килеп утырсам, сөйләшми башлыйлар. Берәр нәрсә сорасам, теләмичә генә җавап бирәләр. Минем дә алар белән дус буласым, аралашасым килә. Нишләргә икән?» Аноним, 15 яшь
-
15 гыйнвар 2021 - 16:55
-
29 декабрь 2020 - 16:53
-
24 декабрь 2020 - 18:01