Логотип Идель
Белми калма

Бари Алибасов вафат...

"На-на" төркемен оештыручы Бари Алибасов нәкъ туган көнендә вафат булды. Бүген ул 72 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтер иде.   

Бари Кәрим улы Алибасов 1947 елның 6нчы июнендә Казахстанның Сәмәй (Семипалатинск) өлкәсе Чарск шәһәрендә туа. Әтисе – казах, әнисе – татар. Кечкенәдән үк музыка белән шөгыльләнә башлый, 1966 елда инде дусты белән "Интеграл" төркемен оештыра. Ә 1989 елда тиз арада танылу алган, озак еллар популяр булып калган "На-На" төркемен барлыкка китерә. Төркем  бүгенге көндә дә чыгыш ясый.

Бари Алибасовның үлеменә китергән сәбәп: ялгыш канализация торбаларын чистарта торган сыекча эчү. Аның ашказаны, тын юллары пешкән. 5нче июньдә Мәскәүнең Склифасовский хастаханәсенә китергәч ул башта комага китә. Элеккеге җәрәхәтләре һәм авырулары кузгалып, хәле тагын да авырлаша. Бүген аның үлеме турында рәсми рәвештә хәбәр иттеләр.

Бари Кәрим улының балачагы турында сөйләгән сүзләрен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез:

– Мин – совет кешесе. Әти-әниләр көне-төне эштә булганлыктан, без аларны күрмәдек тә диярлек, алар 12 шәр сәгать эшләде. Барыбыз да күршеләр телендә сөйләштек, ә алар, гадәттә, руслар, украиннар иде. Без бердәнбер татар гаиләсе идек һәм сөйләшергә кеше булмады. Шуңа күрә без үзебезне тумыштан, балачактан биләп алган мохит телендә сөйләштек. Совет культурасы безнең дөньяга карашыбыз һәм дөньяны күзаллавыбызның нигезенә совет менталитеты салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев