Логотип Идель
Белми калма

Банкта - ачык ишекләр көне!

Россия Банкы татарстанлыларны ачык ишекләр көненә дәшә. 

Бу шимбәдә, ягъни 22 сентябрь көнне 10.00 дән алып 18.00гә кадәр килгән кунаклар Бауман урамында урнашкан тарихи бина белән таныша алачак.

Экскурстантлар үзләренең буйларын сумнарда үлчи алачак, ә тагын бу көнне броньле машинага утырырга һәм инкассатор киемнәрен кияргә мөмкин булачак. Ачык ишекләр көнендә сирәк экспонатлар, фото, кыйммәтле кәгазьләр белән дә танышып була.

Бирегә килгән һәркем гадәти булмаган квестта да үзен сынап карый алачак, ә балалар балчыктан тәңкәләр әвәләр, гипстан ясалган акчаларны буяр, викториналарда катнашыр, дип вәгъдә итә оештыручылар.

Бу көнне белгечләр чын акчаны ялганыннан аерырга өйрәтәчәк, финанс яктан грамоталы булу өчен нәрсәләрне белергә кирәк булуы турында сөйләячәк.

Экскурсиягә язылырга теләүчеләр +7 (843) 235-05-41 номерына шалтрата ала. Исем, фамилия, әтисенең исеме, паспортның серия һәм номерын әйтергә кирәк булачак. Ачык ишекләр көненә килгәндә үезгезә белән паспортыгызны да алу зарур. 14 яшкәчә балаларга олылар белән бергә килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев