БАЛАНЫ МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛӘҮ 10 МЕҢГӘ ТӨШӘЧӘК
Фискаль мәгълүматлар операторы "Платформа ОВД" хәбәр итүенчә, быел әти-әниләргә балаларын беренче сыйныфка әзерләгәндә, мәктәп формасы, канцелярия кирәк-яраклары һәм букча өчен 10 мең сумнан артык акча тотарга туры килгән.
Шунысы да бар, быел, 1-20 август аралыгында, мәктәп кирәк-яраклары күпкә азрак сатылган, ә уртача чек бәясе исә арткан.
Конкрет товарларга килгәндә, мисал өчен, пеналлар быел 3%ка азрак сатылган, әмма бу товарга уртача бәя 15%ка арткан.
Мәктәп формасының бер атрибуты булган ак блузкалар исә, узган елгыга караганда 20%ка азрак сатылган, ә уртача бәя 19%ка артып, якынча 1100 сумга җиткән.
Әти-әниләр хәзер күпчелек мәктәпкә әзерлек кирәк-яракларын аерым-аерым түгел, ә тулы наборлар белән ала башлаган. Мондый наборларны исә быел узган елгыга караганда 2.5 тапкыр күбрәк алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 апреля 2024 - 16:57
КАЗАНСУ ЯР БУЕНДА ЭКОСТАНЦИЯ АЧЫЛА
-
23 апреля 2024 - 15:03
БАРЫ ТИК АЛГА: ТАТАРСТАНДА «АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ»НЕҢ ФОРУМЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
21 апреля 2024 - 13:16
ORMAN. TÜRK – ТӨРКИ-ТАТАР МИФЛАРЫ БУЕНЧА ИНТЕРАКТИВ КҮРГӘЗМӘ
-
20 апреля 2024 - 10:07
УКУЧЫЛАР ӨЧЕН НЕЙРОЧЕЛТӘР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БУЕНЧА КУРСЛАР ОЕШТЫРЫЛА
Нет комментариев