БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРДӘ – ТӘРӘЗӘГӘ САКЛАГЫЧЛАР!

Балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институты президенты Леонид Рошаль балалы гаиләләрдә тәрәзәләргә саклагычлар куюны канун тарафыннан мәҗбүри итеп куярга тәкъдим итте. 

Үзенең хатында Леонид Рошаль балаларның тәрәзәдән егылып төшүен ил күләмендәге мәсьәлә дип атый. Узган ел гына да шул рәвешле 700 баланың зыян күрүе билгеле. Аның фикеренчә, тәрәзәгә саклагычлар куюны закон тарафыннан мәҗбүри итү мондый бәла-казаларны бик күпкә киметергә ярдәм итәчәк. Леонид Рошаль үзенең тәкъдимен Россия президенты Владимир Путинга, премьер-министр Дмитрий Медведевка, спикер Валентина Матвиенкога һәм Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володинга юллаган.

БУ ТЕМАГА ЯЗМАЛАР:


ТӘРӘЗӘЛӘР… Балаларны ничек сакларга?


Балалар тәрәзәләрдән егылып төшә: КЕМ ГАЕПЛЕ?


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    682
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    541
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    335
    0
    0

Блоглар