Логотип Идель
Белми калма

БАЛАЛАРНЫ МӘКТӘПКӘ КЕРТМӘГӘННӘР

Уку елының икенче көнендә Татарстанда 111 баланы мәктәпкә кертүдән баш тартканнар. Аларда ОРВИ билгеләре ачыкланган.

Бу турыда Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткән.

“Халык коронавирус белән бәйле вәзгыятьне җитди кабул итми башлады кебек. Балаларының авыру йоктыра алуына ышанмыйлар. Температурасы, ОРВИ билгеләре булган баланы мәктәпкә җибәреп, алар үз балаларын гына түгел, башкаларны да куркыныч астына куя,” - дип ассызыклады белгеч.

Бактың исә, әгәр дә ата-ана авыру баланы мәктәпкә җибәрә һәм ул авыруын башка балаларга йоктыра икән, аларга карата юридик дәгъва белдерелә ала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев