Логотип Идель
Белми калма

Балалар матбугатын олпат язучылар да укый

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте кабат үз әбунәчеләренә бүләкләр таратты. Бәхет бүген Яшел Үзән районында яшәүчеләргә күбрәк елмайды – дүрт бүләкнең берсен отучылар да шуннан булды, иң төп приз – смарт-телевизорны Яшел Үзәнгә озаттык.

Газета-журналларга чираттагы язылу кампаниясе тәмамлангач “Татмедиа” тарафыннан “Язылган өчен телевизор” акциясе буенча бүләкләр уйнату матур традициягә әйләнде. Акциянең шартлары гади – “Татмедиа” җәмгыяте чыгарган кимендә өч басма матбугатка гына язылырга кирәк.

Ә сайлау мөмкинлеге бик зур – “Татмедиа” тарафыннан 98 газета һәм 14 журнал чыгарыла. 2018 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча, “Татмедиа” газета-журналларының гомуми басма тиражы 250 мең 978 данә тәшкил иткән. Шулардан гомуми язылу тиражы 214 мең 233 данәгә җиткән.

[caption id="attachment_29100" align="alignright" width="500"] Фото: www.tatar-inform.ru[/caption]

Җәмгыятьнең генераль директоры урынбасары Эльвира Исмәгыйлева сүзләренә караганда, газета-журналлар татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә чыга. Әле болардан тыш оешма карамагындагы 17 телеканал, 10 радиоканал, Интернетта 72 сайт һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы да эшчәнлек алып бара.

Бу ярты еллыкта Татарстанның 120 кешесе “Язылган өчен телевизор” акциясе аша үз бәхетен сынап карарга булган. Алар арасында танылган шагыйрь, прозаик, публицист, журналист Шаһинур ага Мостафин да бар. Бүләкләр уйнатыла башлаганчы Шаһинур ага белән вакытлы матбугат аша киләчәк буынны тәрбияли алу турында да сөйләшеп алдык.

– Бу чарада беренче генә катнашуым түгел инде, – диде Шаһинур ага безгә. – Ел саен дистәгә якын матбугатка язылам. Үзем иҗатташлык иткән “Казан утлары”, “Идел”, “Чаян”, “Мәдәни җомга”, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” кебек газеталарга да, балалар һәм үсмерләр журналы булган “Сабантуй” белән “Ялкын”ны да яратып укыйм. Гаиләдә өлкәннәр үрнәк күрсәтсә, яшь буын да матбугаттан читләшмәс иде.

[caption id="attachment_29101" align="aligncenter" width="1170"] Фото: www.tatar-inform.ru[/caption]

Олпат язучы белән бүләк уйнату чарасына “Татмедиа” басма матбугатының даими укучысы булган Әнвәр Гыйниятуллин да чакырылган. Шаһинур Мостафин белән Әнвәр Гыйниятуллинга “Татмедиа” агентлыгыннан кызыксындыру бүләге тапшырылды.

– Узган ел бүләк уйнаткан вакытта юрган откан идем – тормыш иптәшем рәхмәт әйтеп туймады, могҗизага да ышана башлады, – ди Әнвәр Гыйниятуллин. – Бу яртыеллыкта да 8-9 басма матбугатны яздырып укыйм. Балаларда, оныкларда да матбугатка мәхәббәт уята алдык. Барысы да үзеннән-үзе килә ул. Без укыйбыз, бездән күреп – балалар, оныклар кулга гәҗит-журнал ала.

Бүген 15 йон юрган, 3 цифрлы фотоаппарат һәм төп приз – смарт-телевизор үз хуҗасын тапты.


[caption id="attachment_29098" align="aligncenter" width="1170"] Фото: www.tatar-inform.ru[/caption]

Йон юрган отучылар:


Рәдисә Хәйруллина (Арча)

Ф. Фатыйхова (Менделеевск районы)

Чулпан Кәримова (Балтач районы)

Сания Мостафина (Яшел Үзән)

Гөлназ Шиһабетдинова (Яшел Үзән)

Габбас Сираҗиев (Яшел Үзән).

Рушания Баһаветдинова (Әгерҗе)

Сиринә Галиева (Азнакай)

Эльмира Мортазина (Тукай)

Рәзинә Мөхиярова (Чаллы)

А.Миңнуллина (Буа)

Гөлүзә Хәмитова (Тукай)

Анна Шурунова (Зәй)

Геннадий Горбунов (Аксубай). “Чаян” журналыннан махсус приз отучыга бүген бәхет икеләтә елмайды.

Сиринә Хәмидуллина (Бөгелмә).

Цифрлы фотоаппарат отучылар:


Гүзәл Дәүләтшина (Апас)

Сания Тимуршина (Яшел Үзән)

Нияз Мингалиев (Казан).

Төп приз иясе – Яшел Үзәннән Рамил Тимергалиев.

Сүз уңаеннан: йон юрганлы булган Габбас ага – акциядә катнашучы иң өлкән әбунәче. Аңа 99 яшь. Ә Геннадий Горбуновны акция икеләтә бәхетле итте – йон юрган отуы билгеле булганчы ул “Чаян” журналының махсус призы – электр чәйнигенә лаек булган иде инде.

[caption id="attachment_29102" align="aligncenter" width="1170"] Фото: www.tatar-inform.ru[/caption]

Хәер, берәү дә оттырмады кебек – акциядә һәр катнашучы ярты ел дәвамында “Татмедиа” басмалары аша кайнар яңалыклар һәм кызыклы язмалар белән танышып бара алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев