Логотип Идель
Белми калма

БАЛАЛАР КӨНЕ УҢАЕННАН ИРИНА ВОЛЫНЕЦ КОТЛАВЫ

Кадерле дуслар!

Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән чын  күңелдән котлыйм! Бу бәйрәмне без җәйнең беренче көнендә, көтеп алынган каникуллар башланган вакытта  билгеләп үтәбез. Бу  көндә үзеңне балачакка  кайткандай  хис  итәсең:  мәктәптә уку елы тәмамлану, соңгы кыңгырау, хуш исле сирень чәчкәләре...   Балачакның якты хис-тойгылары, әти-әниләрнең мәхәббәте һәм кайгыртуы, укытучыларның үгет-нәсихәтләре - болар барысы да безнең истә,  һәм алар  бүләк иткән рухи байлык  безне гомер буе җылыта.

Ә хәзер безнең үзебезгә игелек һәм мәхәббәт эстафетасын    балаларыбызга тапшырыр вакыт җитте. Без барыбыз да: әтиләр һәм әниләр, әбиләр һәм бабайлар  үз  балаларыбызның бәхетле, имин тормышта  яшәүләрен телибез, шулай булсын дип тырышабыз. Шунысы  мөһим, безнең омтылышлар илебез Конституциясенә кабул ителгән төзәтмәләрдә дә чагылдырылды: 

“Балалар Россия дәүләт сәясәтенең мөһим өстенлеге  булып тора. Дәүләт балаларның төрле яклап рухи, әхлакый, интеллектуаль һәм физик үсешенә, аларда патриотизм, гражданлык хисләре һәм өлкәннәргә карата ихтирам тәрбияләүгә ярдәм итә торган шартлар тудыра. Дәүләт, гаилә тәрбиясе өстенлеген тәэмин итеп, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга  карата  ата-ана бурычларын  үтәүне  үз өстенә ала”.

Бу бәйрәм мөһим мәсьәлә турында уйланыр өчен  бер сәбәп булып тора: балаларыбызны нидән якларга кирәк соң? - дигән сорау туа.  Бу гади генә сорау түгел,  әлбәттә. Физик яклаудан тыш, без балаларның эчке нәфис күңел дөньясын саклап калырга, аларны тупаслыктан, бозыклыктан, битарафлыктан якларга, эчкерсез, саф балачакны әхлаксыз һәм әдәпсез гамәлләр белән пычратуга, балалар тормышының  матур  башлангычына киртә салуга  юл куймаска тиеш.   Һәр бала бернинди шартларсыз яратылып  яшәргә,  ничек бар, шулай  кабул ителергә  һәм ярдәм алырга хокуклы.

Кешегә һава ничек кирәк  булса,  балаларыбызга  безнең   кайгыртуыбыз  һәм  аларга игътибарыбыз да   шул  ук дәрәҗәдә кирәк. Үз тормышын шушы һөнәргә багышлаган укытучылар, тренерлар, табиблар, иҗадый шөгыльләнүче педагоглар, социаль хезмәткәрләр һәм психологлар алдында  баш иябез. Татарстан Республикасында балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән, нигезләренә бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тагын  да яхшырак тәэмин итү принцибы салынган  масштаблы программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы – балачак инфраструктурасын тиешле  дәрәҗәдә булдыру һәм үстерү өлкәсендә лидер. Каникуллар алдыннан җәйге савыктыру  лагерьларын модернизацияләү буенча системалы бик  зур эшләр башкарылу турында да әйтеп  китәргә кирәк: боларны  гамәлгә ашыру   өчен  Президентыбыз  Рөстәм  Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча республика бюджетыннан  шактый акчалар бүлеп бирелде. 

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты исеменнән һәм шәхсән үзем сезнең һәрберегезнең   балачагы, киләчәге  бәхетле булуын һәм күңел түрендәге хыялларыгызның, матур теләкләрегезнең чынга ашуын телим, ә барлык өлкәннәргә   балаларыбызның гармонияле үсешен тормышка ашыру өчен сабырлык, зирәклек һәм һәртөрле мөмкинлекләр телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X