БАЛАЛАР ӨЧЕН ПОСОБИЕ 3 ЯШЬКӘ КАДӘР ТҮЛӘНӘЧӘК

2020нче елның беренче гыйнварыннан беренче һәм икенче балага түләнә торган акчаны күбрәк гаиләгә алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Өстәвенә, дәүләт андый гаиләләргә акчалата ярдәмне хәзерге сыман яшь ярымга кадәр түгел, ә 3 яшькә кадәр биреп барачак.

Яңа закон проекты ике аспектны үз эченә ала. Беренчедән, балага түләнәчәк пособиены алу өчен шартлар "йомшартылачак". Ягъни, элек гаиләдәге бер әгъзаның кереме 1.5 яшәү минимумына тигез яисә аннан кимрәк булган гаиләләр генә алса, хәзер бу пособияне гаиләдәгеләрнең кереме 2 яшәү минимумина тигез яки аннан кимрәк булганнар да ала алачак. Шул рәвешле, мондый пособиены алучылар 45.7%тан 58%ка артачак.

Икенче аспект пособиеның баланың ничә яшенә кадәр һәм нинди күләмдә түләнәчәгенә бәйле. Хәзер пособие балага 3 яшь тулганчы биреләчәк һәм аның күләме региондагы яшәү минимумына тигез булачак. Закон проекты авторлары, шул рәвешле, илдә демография дәрәҗәсен үстерергә тели:

– Без кабул иткән бу проект гаиләләрдә бала алып кайтырга янә бер стимул булып торачагына өметләнәбез, – ди атворларның берсе, вице-спикер Ольга Епифанова.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    679
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    540
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    332
    0
    0

Блоглар