Логотип Идель
Белми калма

БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА - ЛИФТ

1 сентябрьдә Казанда Россиядәге беренче лифтлы балалар бакчасы ачылачак. Бу хакта шәһәр мериясенең официаль порталында хәбәр итәләр.

2018 елда башланган төзелеш өчен 201 миллион сум күләмендә акча бүленеп бирелгән. Р.Гареев урамында урнашкан балалар бакчасы 1,5 яшьтән башлап балаларны кабул итәчәк. Һәр төркем өчен йокы, гигиена, киенеп-чишенү бүлмәләре, ашханә каралган. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен балалар бакчасына лифтлар урнаштырачаклар. Бу – Россиядәге беренче лифтлы балалар бакчасы булачак. Хәзерге вакытта бакча мәйданын төзекләндерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев