Логотип Идель
Белми калма

БАЛАЛАР АРАСЫНДА АВЫРУ ОЧРАКЛАРЫ КИМИ

Россиядә 14 яшькә кадәрге балалар сирәгрәк авырый башлаган. 2009 нчы елдан башлап 2018 елга кадәр авыручыларның гомуми күләме 9 процентка кимегән.

2000-2009 нчы елларда балалар арасында авыручылар саны аеруча күп булган икән. Бары тик 2009 нчы елдан соң гына бу күрсәткеч кими башлаган.Кайсыбер инфекция һәм паразитлар белән бәйле чирләр гомумән 30 процентка азайган.

Балаларда аеруча еш очрый торган авыруларга килгәндә, бу – тын юллары белән бәйле авырулар, ягъни фарингит, бронхит һәм борын чирләре. Тик аларның саны шулай ук елдан-ел кими бара.

– Аның каравы, төрле җәрәхәт һәм агулану очраклары кимергә уйламый да. 15-17 яшьлек үсмерләр арасында исә күз белән бәйле авырулар колач җәя, - дип ассызыклаганнар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев