Бала хокуклары буенча кайнар линия

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак.

2019 елның 27 февралендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 8 (843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары аша Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак. Бу чара балаларның белем алуга хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау максатыннан чыгып уздырыла.

"Кайнар линия" телефоны эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1632
    0
    6
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    504
    0
    0
  • 18 февраль 2021 - 14:35
    ЙӨРӘК СЕРЛӘРЕ (ХИКӘЯ) Ниһаять көтеп алынган гашыйклар көне  килеп җитте. Барысы да бер-берсеннән яшерә-яшерә бүләкләр әзерлиләр. Ясминә дә бу көнне зарыгып көтте. Аңа күптәннән инде Нияз ошый. Ул аңа яшерен генә бүләк әзерләде.  Ләкин ул бүләкне ничек бирергә икәнен генә һич уйлап таба алмады.
    407
    0
    0

Блоглар