Логотип Идель
Белми калма

Бүләк бирүче аларны алучыга караганда бәхетлерәк

Бүләк бирүче кеше аларны алучыга караганда күбрәк бәхет хисен кичерә икән! Ничек инде ул алай?

Америка психологлары шундый нәтиҗә ясаган. Чикаго университеты психологлары үткәргән тәҗрибәдән чыгып, бүләк алуга караганда аны бирү кешене күбрәк бәхетле итүе ачыкланган. Тикшеренү барышында  96 студентка 5 көн рәттән 5әр доллар бирелгән. Беренче төркем бу акчаны үзләренә тотарга, ә икенчесе ул акчага дусларына бүләк ясарга тиеш булган. Һәм, беләсезме, нәрсә билгеле булган?  Беренче төркемдәгеләр бәхет-шатлык хисенең бик тиз бетүен, ә менә икенче төркемдәгеләр шушы көннәрдә үзләрен бик бәхетле хис итүләрен сизгән.

Икенче онлайн-тәҗрибәдә исә 502 катнашкан. Викторина сорауларына җавап биреп, студентлар һәр раунд өчен 0,05 доллар алган. Акчаны үзеңә калдырырга да, хәйриячелеккә тотарга да мөмкин булган. Җиңеп алаган акчаларын фондларга тапшыручылар үзләренә алучыларга караганда озаграк шатланган.

Яңа ел якынлашканда бу тәҗрибә турында язуыбыз болай гына түгел: бүләкләр бирү һәм бәхетле булу өчен менә дигән чор бит бу!!!

ТАГЫН УКЫРГА:



ЯҢА ЕЛГА БҮЛӘКЛӘР: 7 ТЕКӘ ИДЕЯ


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев