Логотип Идель
Белми калма

Бүгенге көндә иң кирәкле һөнәр ияләре исемлеге:

Россиянең хезмәт минитсрлыгы иң кирәкле һөнәр ияләре исемлеген гел яңартып тора. Бу юлы да "Һөнәрләр белешмәсе"н актуальләштергәннәр һәм бүгенге көндә иң кирәкле һөнәрләрне атаганнар. Барлыгы 33 меңгә якын профессиядән иң кирәклеләре исемлегендә 1075 профессия кергән.



Иң беренче урында - сатучы-кассир. Икенче урында - пешекче. Өченче урында - һөнәри белем бирү һәм өстәмә белем бирү педагоглары.





Бу өчлектән соң юристлар, социаль эшләр белгечләре, сатып алу (закупка) белгечләре, шәфкать туташлары, канцелярия эшләрен башкаручы һәм хисапчылар һөнәрләре бара.

Исемлеккә шулай ук үзенчәлекле яңа профессияләр дә эләккән: сити-фермерлык, интрнет-серфинг белән шөгыльләнүчеләрне һәм 3D-принтер операторларын эш белән тәэмин итәргә әзер оешмалар бар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев