Логотип Идель
Белми калма

«Татар кызы» һәм «Татар егете» бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды



Бүген Казанның Ленин исемендәге мәдәният һәм ял йортында «Татар кызы. Татар егете-2018» бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге конкурста башкала мәктәпләрендә укучы егетләр һәм кызлар көч сынашты.

Бу елны конкурс программасы 1 октябрьдән үк башланып китте. 31 октябрьдә район этапларының нәтиҗәләре буенча шәһәр күләмендә узучы финалга чыгучыларның исемнәре билгеле булды. Бүгенге финалда Казан мәктәпләре һәм гимназияләрендә белем алучы 16 укучы катнашты.

Финалга чыккан татар егетләре һәм кызларына үзләре белән таныштырганда милли элементларны күздә тоту мәҗбүри иде. Шулай ук укучылар татарча биюдә осталыкларын күрсәттеләр, татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатларын белүләрен исбатладылар. Алар өчен тагын бер сынау - «Хуҗабикә» дигән кулинар бирем - әзерләнгән иде: татар кызлары милли ашларыбыз белән таныштырып китсә, егетләр - тәмле сыйлар әзерләгән яшь хуҗабикәләрне мактады.



«Татар кызы. Татар егете-2018» бәйгесендә республикабыз өчен мөһим булган тагын бер вакыйгага аерым игътибар бирелде. Укучылар ТАССРга 100 ел булу уңаеннан котлау сүзләрен алдан әзерләп килгәннәр.

Әлеге биремнәрне үтәгән һәм бала үзенең туган телен, туган ягы тарихын, татар халкының гореф-гадәтләрен бик яхшы белүен күрсәтергә тиеш булды. Жюри әгъзаларының игътибары беренче чиратта нәкъ шуңа юнәлде. Шуннан соң гына балаларның үзенчәлекле чыгышларына, сәхнәдә үзләрен тотышларына бәя бирелде.

Бәйгедә катнашучы һәр укучы диплом һәм бүләкләр алды. Ә иң бәхетле ике катнашучы «Татар кызы» һәм «Татар егете» исеменә лаек булды. Казанның Киров районында урнашкан 4нче лицей-интернатында белем алучы Мәдинә Латыйпова «Татар кызы» исеменә лаек булды. Ә Мәскәү районының 2нче лицей-интернаты укучысы Ислам Миргаязов «Татар егете» номинациясендә җиңде.

Бәйгедә катнашучы һәр укучы диплом һәм бүләкләр алды.

Котлыйбыз!!! ?? ?? 



Татар яшьләре арасында иң талантлыларын ачыклау һәм мәдәни мирасыбызны саклауны күздә тоткан әлеге чара Казан башкарма комитетының белем бирү идарәсе тарафыннан ел саен оештырыла.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев