Бүген Кояш тулысынча тотыла!

Бүген - 2 июль көнне Җир планетасында яшәүчеләр тулысынча Кояш тотылуны күзәтә алачак! Бу күренеш Җирнең Көнбатыш ярымшарында яшәүчеләргә күренәчәк.

Кояш тотылу Мәскәү вакыты буенча 22:23тә башлана һәм 4 минут 33 секунд дәвам итәчәк, дип белдерә Мәскәү планетарие. Тын океанның көньяк-көнчыгышыннан, Чили һәм Аргентинада яшәүчеләргә бу Кояш тотылу аеруча яхшы күренәчәк.

Шулай ук бу планетарий хәбәр итүенчә, 2019 елда ике тапкыр Кояш тотылу күренешен күзәтеп булачак: 2 июль көнне Кояш тулысынча тотылса, 26 декабрьдә боҗрасыман тотылу көтелә. Ә 17 июльдә Җирдә яшәүчеләр Айның тотылуын күзәтә алачак. Ансы Россия территориясендә дә яхшы күренәчәк.






Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
БЕР ТЕЛЕМ ИПИ
1346
0
0
Иҗат
ГОМЕРЛЕК САБАК
1583
0
0
Иҗат
«УТКИН МУЖ»
1630
0
0